Сабада яшәүче 48 яшьлек Нургаян Шәриповка ярдәм кирәк

Сабада яшәүче 48 яшьлек Нургаян Шәриповка ярдәм кирәк. Быелның февралендә табиблар аңа яман шеш диагнозын куя.

– Бөерләре авыртып йөргән иде. Район хастаханәсе РКБга җибәрде. Тикшенерә торгач, иремдә кан рагы икәнен әйттеләр. Барыбыз да бик борчылдык. Нургаян аеруча төшенкелеккә бирелде. Интернетка кереп чире турында укып чыккан да, миңа биш ел калган икән, дигән иде. Ул чакларда иремнең гел янында булырга тырыштым, – ди хатыны Гөлназ. – Табиблар бик яхшы карады. Терелүгә өмет бирәләр. Безне Мәскәүгә җибәрделәр. Иремә җелек күзәнәкләре күчереп утыртырга җыеналар. Үзенә үзе донор булачак. Кичә Мәскәүгә килдек. Иремне хастаханәгә урнаштырдым. Мине янына кермәделәр.

Нургаян белән Гөлназ ике бала үстерә. Кызлары 9нчы сыйныфны тәмамлап Казанга укырга кергән, уллары мәктәптә укый икән. Барысының да бер генә теләге – тизрәк якын кешеләрен терелтәсе иде.

– Операция җиңел булмаячак. Әмма өметне өзмибез. Ничек тә чирне җиңәрбез дип ышанабыз, – ди Гөлназ.

Нургаян Рәхимҗан улы Шәриповка ярдәм итәргә теләүчеләр аның исемендәге Саклык (Сбер) һәм Ак Барс карталарына акча күчерә ала. Карталар 89093094590 телефон номерына беркетелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү