СВО башланганнан бирле Украинаның күпме хәрбиен югалтуы билгеле

2022 елның 24 февраленнән Украина кораллы көчләренең яраланган һәм һәлак булган хәрбиләре саны 906,5 мең кешегә җиткән, дип яза “ТАСС”. Агентлык мәгълүматлары буенча, Украинаның быелгы югалтулары махсус хәрби операциянең беренче ике елындагы югалтуларын бергә алгандагыга караганда да зуррак.

Быел февраль аенда Сергей Шойгу (ул чагында оборона министры иде) СВО башланганнан бирле Украина гаскәрләренең 444 меңнән артыграк кешесен югалтуы турында белдерде. Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, шуннан соң Киев тагын 462,5 мең хәрбиен югалткан (моңа һәлак булучылар гына түгел, яраланучылар да керә).
Февраль аенда Украина президенты Владимир Зеленский да көтмәгәндә генә 2022 елның февраленнән бирле югалтулар санын әйтте (гадәттә бу саннарны телгә алырга тырышмыйлар). Аның әйтүенчә, 31 мең Украина хәрбие һәлак булган.

13 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Курск өлкәсендә генә дә Украина 32 меңнән артыграк хәрбиеннән колак каккан. Исегезгә төшерәбез: Украина гаскәрләре Россия төбәгенә 6 августта бәреп керде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү