Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Антиповлар гаиләсе

Гаилә ул – …

Валерий Антипов (ир, ул, кияү, әти):

… бар дөньям

Олеся Антипова (килен, хатын, әни, кыз):

… ныклы нигез

Федор Антипов (әти, каената, бабай):

… җылы йорт

Эмиль Антипов (ул, онык):

… иң рәхәт урын

Адель Антипов (ул, онык):

… бәхетнең иң зурысы

Алар, бәхет – туган якта, диләр. Гаиләдә исә туган тел, гореф-гадәтләр хөрмәт ителә, татулык хөкем сөрә. Олеся – Арча районында яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе. Мәктәптә балалар укыта. Гаилә башлыгы Валерий – мәктәп балаларын йөртүче автобус шоферы. Арча районының Шурабаш авылында гомер итүче Антиповлар гаиләсе белән бәхетле яшәү серләрен, милләтне саклау юллары турында сөйләштек.

ТӘРБИЯ

Валерий белән Олеся 7 ел очрашып йөреп, гаилә кора. Олеся 9 нчы сыйныфта укыганда, җәйге кич таныштыра аларны. Валерийның 13 яшькә зуррак булуы да арага чик куймый. Олеся 21 яшендә төп йортка килен булып төшә.

– Икебез дә шушы авылныкы без. Валерийның тәртипле булуын ошаттым. Арабызда сизелмичә ярату барлыкка килде. Яшь аермасын сизмәдек тә без. Әле дә шулай, – дип сөйли Олеся. – Мин бик бәхетле гаиләдә үстем. Әтием Игорь белән әнием Лидия 1980 елда гаилә кора. Семык бәйрәме таныштыра аларны. Берсе – гармунчы, икенчесе – сүзгә оста кибетче. Кичке уенда җырлау, бию үзенекен итә. Гармунчы егетнең күзе әниемә төшә. Без гаиләдә 4 кыз һәм бер малай үстек. Калган туганнарым Казанга китеп урнашты. Мин исә авылда калдым. Валерий белән танышуым, аны яратуым үзенекен итте. Әти-әниемә терәк булырмын, дип тә читкә китмәдем. Дөресрәге, китәргә талпынып карадым – тел, милләт, гореф-гадәтләр югала, дип, кире авылны сайладым.

Олесяның авылны сайлавы юкка түгел. Ул Шурабаш авылындагы урта мәктәптә балаларга мари теле һәм әдәбиятын укыта. Әле аны авылда эшләп килүче «Шишор» ансамбленә җитәкче итеп тә куйганнар. Сүз уңаеннан, «шишор» татарчага тәрҗемә иткәндә «көмеш су» дигәнне аңлата икән. Ансамбльгә 80 ел икән инде. Вакытлыча гына эшләп торырмын, дип кергән Олеся 13 елдан артык ансамбль җитәкли.

– Мин кечкенәдән җырлап-биеп үстем. Гаиләбез өчен мәдәният чит өлкә түгел.  Әле без кечкенәләр өчен дә «Спутник» дигән ансамбль оештырдык. Анда 16 лап бала йөри. «Шишор» халык фольклор ансамбленә дә йөрүче күп. Ирем белән мин дә, ике улыбыз да җырлап йөрибез. Без Валерий белән такмак әйтсәк, балалар уен коралларында уйный, – ди Олеся. – Каенатам Федор 44 ел буе авыл китапханәсендә эшләде. Бик белемле, бөтен дөнья хәбәрләрен белеп тора. «Ватаным Татарстан» газетасын алдыра. Бер хәрефен дә калдырмыйча укый. Кызганыч, каенанам Анастасия моннан 10 ел элек вафат булды. Үз әнием дә мәрхүмә инде. Әтием ялгызы гына яши. «Әле ярый авылда калгансың, кызым», – ди. Әнием мин яннарында булганга сөенә иде. Шуңа да бәхетлемен мин. Туган җиремдә матур яши алуыма сөенәм.

Олеся ирен бик мактый. Тормышта бар эшендә дә ярдәм итә икән. Яшьрәк вакытта килен белән каенана арасын да җайлап тора белгән. Олеся әйтүенчә, аңа да авыр сүз әйттермәгән, әти-әнисен дә хөрмәт иткән. Гаиләнең ныклы булуында ирнең роле зур.

Хатын-кызга сабырлык кирәк. Тормышта төрле хәлләр була. Әмма аларны ничек тә хәл итәргә өйрәнәсең икән ул. Ирем белән үзебез дә ике ул үстерәбез. Димәк, безгә дә киленнәр киләсе бар. Инде хәзердән үк, улларыма акыллы кызлар очраса иде, дип теләп торам. Хәзер балалар башка төрле. Урамга чыгып, кичке уеннар ясап йөрүче юк. Алар интернетта, кулларында – телефон. Улларыма үзебезнең яшь вакыт турында сөйләп күрсәтәм. Без инде 8 сыйныфта зурлар кебек идек. Акыл да иртә кергән, тормыш көтәргә дә әзер булганбыз, – ди ул. – Беренче балабыз карында чакта вафат булды.  Аңа 21 яшь булыр иде инде. Ике улымның да хатыннарын яратып кабул итәрмен. Кемнеңдер 9 ай буе карынында йөртеп, изге теләкләр теләп, бу дөньяга китергән балалары бит алар. Улың сайлаган икән, аны үзеңнең балаң кебек яратырга кирәк. Булачак киленнәрем белән матур итеп яшәүләр насыйп булса икән.

Валерий белән Олеся сарай тутырып мал да тоталар. «Сыерны әллә бетерикме?» – дигән булганнар. Әмма Валерий бетертмәгән. «Авылда яшәп, сыерың да булмагач, нәрсә инде ул», – дигән. Хатыны каршы килмәгән. Йорттагы эшне синеке-минекенә бүлмичә генә эшли алар. Әгәр Олеся өлгермәсә, Валерий сыер да сава икән.

– Бәхетле хатын булып яшәдем. Гомер буе ирем канаты астында булдым. Ул миңа җил-давыл тидермәде. Әгәр тагын бер кат яшәсәм дә, мин үз язмышымны сайлар идем, – ди Олеся.

Без Олеся белән мари халкының йолаларын да искә төшердек. Алар гаиләсендә бала туу бик зур бәйрәмгә әйләнә икән. Сабыйны иң беренче биләүсәгә түгел, әтисенең күлмәгенә төрәләр.

Әти күлмәге баланы күз тиюдән, бозык-сихерләрдән саклый. Аның җылысы баланы гомер буена озата бара. Улларымны өйгә беренче тапкыр алып кайтканда әбиебез минем мендәремнән каз мамыгы алып бирде. Сабыйларның гомер юлы җиңел булсын, дип теләде. Шулай ук улларымны өстәлгә, мичкә куеп сүзләр әйтер иде. Өстәл тыныч, син дә тыныч йокла, дип. Алар бер дә елап карамады, – ди Олеся. – Бездә элек исем кушу да кызык иде. Бала тугач, мичкә өч ипи тыгалар. Өчесенә дә төрле исемнәр кушалар. Нинди исемлесе матур булып күпереп пешә, балага шуны кушалар. Укый торган бабай бала елаганда төрле исемнәр әйтә. Бала кайсын әйткәндә туктап кала, шул исемне кушалар. Мин Эмильне бер кино герое исеме белән атадым. Адельне исә аңа ошатып куйдым.

ТЕЛ

Олеся мари теленең әкренләп кулланыштан төшеп кала баруына борчыла. Мәктәптә генә өйрәтеп булмый, гаиләдә тырышу кирәк, ди ул.

– Телне, гореф-гадәтләре саклау безнең кулда икәнен беләбез. Әнә шуңа да Йошкар-Оладан чираттагы съезддан кайттым да «Ватсап»та төркем төзедем. Милләтебез өчен йөрәге янган кешеләр берәм-берәм өстәлә башлады. Шулай итеп, төркем зурайды. Хәзер бар проблемалар, шатлык-куанычлар белән шунда уртаклашабыз, – ди ул. – Бер агач – табигать, бер кеше милләт ясамый дигән сүз бар. Безгә бик тырышырга кирәк. Мари телендә сөйләшергә атлыгып торучы бала юк. Аларның кулында – телефон. Аралашу – рус телендә. Өйдә әти-әниләр дә марича сөйләшми. Кисәтү ясасаң, балаларыбыз белми бит, диләр. Нигә әле бала җаена торырга соң?  Марича сөйләшсеннәр, өйрәнсеннәр. Кайчандыр безне авыл балалар бакчасына илтеп куйдылар. Тәрбияче – татар апасы. Телисеңме-теләмисеңме, татарча өйрәндек. Тел белүнең зыяны юк аның. Милләтне яратырга, балада аңа карата мәхәббәт уятырга кирәк. Үзеңнең гореф-гадәтләреңне син сакламасаң, балаңа өйрәтмәсәң, яшәүнең мәгънәсе югала түгелме? Элек әби-бабайлар русча белми иде. Шуңа гел мари телендә сөйләштеләр. Ә хәзер алар да заманчалашты. Русча, татарча белсәк тә, без һәрвакыт марича сөйләштек. Берәү дә көлмәде. Хәзер дә өйдә үз телебездә генә аралашабыз.

РУХ

Мари бәйрәмнәре халыкны берләштерә. Шурабашта яшәүчеләр дә «Семык» бәйрәмен көтеп алалар. Шулай ук бөтен авыл белән Яңа елдан соң үткәрелә торган Шорыкйол бәйрәмен дә бик яраталар икән.

– Бу бәйрәмдә өйдән-өйгә йөрибез. Аннары халык авыл клубына җыела. Төрле битлекләр киеп, уеннар уйныйбыз. Бик күңелле уза ул. Менә шундый чаралар милләтне саклап тора да инде, – ди Олеся. –  Марилар яшәгән авылларда изге агачлар бар. Без алар янында корбан чалабыз. Авылда кемнең нәзер корбаны бар, барысын да шунда чалалар. Иң кадерле ризык – ипи. Аннары марилар коймак пешерергә ярата. Калын коймак, тәбикмәк, дип тә йөртәләр. Каз ите белән бодай кушып бәлеш пешерәбез. Мин үзем борай ярмасы белән әзерли башладым. Өй уртасында әле дә мич тора безнең. Таба ризыклары пешерергә кирәк, дип сүттермәдем. Ул мине балачакка, әти-әниле, бер борчусыз вакытка алып кайта. Шулай итеп булса да, милли рухны саклыйсы килә. Телне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклар өчен кулдан килгәнне эшлибез. Башкалар да кушылсын иде. Бердәм көч белән генә таулар күчереп була.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү