Казанда НАТОның трофей техникасы күргәзмәсе барышында 400дән артыграк кеше Россия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Моңа кадәр экспозиция Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Кемерово, Новосибирск, Оренбург, Самара өлкәләрендә, Алтай Республикасында, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында тәкъдим ителгән. Кораллы Көчләрдә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр саны Татарстанда кайдагыга караганда да күбрәк булып чыккан. Казанга кадәр Оренбург өлкәсе бу җәһәттән беренчелектә барган: анда 300дән күбрәк кеше Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган.
Күргәзмәдә контракт хезмәтенә сайлап алу буенча мобиль пунктта хәрбиләр һәм аларның гаиләләре әгъзаларына бирелә торган ташламалар һәм социаль гарантияләр турында сөйләгәннәр. Моннан тыш төрле гаскәрләрдә хезмәт итү шартлары белән таныштырганнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat