Владимир Путин Россиянең яңартылган атом-төш доктринасын раслаган

Россия Президенты Владимир Путин илнең яңартылган атом-төш доктринасын раслаган. “Атом-төш коралы белән тыеп тору өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында” дәүләт башлыгы указы басылып чыккан.

Яңартылган атом-төш доктринасының кайбер төп нигезләмәләре:

*Россиягә һәм аның союзникларына атом-төш коралына ия булмаган дәүләтнең атом-төш коралына ия булган дәүләт катнашында яки ярдәмендәге һөҗүме аларның уртак һөҗүме буларак карала.
*Россиянең чиктәш территорияләрендә дошман атом-төш көчләрен урнаштырганда, атом-төш коралына ия булмаган дәүләтләр территориясендә атом-төш коралын урнаштырганда, хәрби блоклар, киңәйтелеп, хәрби инфраструктуралары Россия чикләренә якынайганда, Россия атом-төш коралы белән тыюны сайларга мөмкин.
Атом-төш коралын куллануның шартлары:
*Россиянең үзенең һәм Беларусьның мөстәкыйльлегенә, территориаль бөтенлегенә иң югары дәрәҗәдә куркыныч белән янау очрагында;
*Баллистик ракеталар җибәрелсә;
*Россия һәм аның союзниклары территорияләрендә, шулай ук илдән читтәге Россия хәрби формированиеләре һәм объектларына карата дошман атом-төш коралы яки башка корал кулланса;
*Россия һәм Беларуська гадәти корал белән һөҗүм ителсә;
*Һава-галәм һөҗүме средстволары: самолетлар, канатлы ракеталар, пилотсыз очкычлар массакүләм төстә старт алып, Россия чикләре аша узса, Россия атом-төш коралын куллану хокукы ала.
Указ кул куелган көннән, ягъни бүгеннән үз көченә керә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү