20 ноябрь – Халыкара педиатрлар көне. Шул уңайдан сабыйларның ак халатлы фәрештәгә әверелгән дусларының берсе – педиатр, медицина фәннәре кандидаты, КДМУ һәм КДМА доценты Илдус Лотфуллин белән кышкы чордагы авырулар, замана чирләре, бала аптечкасы, педиатрия күзлегеннән рөхсәт ителгән йорт хайваннары һәм антибиотиклар әһәмияте турында сөйләштек.
– Кышкы чорда әти-әниләр нинди зарлар белән ешрак мөрәҗәгать итә?
– Педиатрлар өчен кыш башы һәм кышның икенче яртысы, ягъни грипп килгән вакыт – авыр чор. Кышын балалар арасында ангиналар, сулыш юлларына бәйле инфекцияләр, бигрәк тә пневмонияләр күбәя. Әти-әниләр шул авырулар белән күбрәк мөрәҗәгать итә.
– Балаларга иммунитетны күтәрер өчен нинди витаминнар эчерергә икән?
– Витаминнар белән сак булырга кирәк. Күп очракта бала авырмасын дип эчергән витаминнар һәм БАДларның тәэсире фәнни яктан исбатланмаган. Балага витаминнар эчерсәм, аңа суык тимәячәк, дип үз-үзеңне ышандыру – еш кына ялгышлык. Фәнни яктан исбатланган берничә әйберне генә атый алам: Д витамины, тимер һәм йод. Өйдә кулланыла торган аш тозы йодлы булырга тиеш. Бала яхшы тукланса, калган витаминнарның кирәге юк.
Аннан соң кискен респиратор вирус инфекцияләрен (ОРВИ) ниндидер фаҗига дип кабул итмәскә кирәк, бу – табигый процесс. Әгәр ул бернинди өзлегүләргә дә китерми икән, бала сәламәт дигән сүз. Авыруны әти-әни тыныч үткәреп җибәрергә тиеш. Ә менә һәр авырган саен өзлегү күзәтелсә, моны бары тик табиблар ярдәмендә хәл итәргә кирәк. Әйтик, салкын тигән саен, балада пневмония барлыкка килсә, бу куркыныч.
– Әти-әниләр, ОРВИдан дәвалаганда, нинди ялгышлыклар җибәрә?
– Беренче һәм еш борчый торганы – полипрагмазия. Гади тел белән әйткәндә, бу артык күп дару куллану дигән сүз. Юктан гына да балага какырыкны чыгара торган дарулар, вируска каршы һәм үләннән ясалган препаратлар бирүче әти-әниләр бар. Балага салкын тигәндә, тизрәк 5–6 төр дару эчертү түгел, ә авыруның нинди формада үтүен, баланың хәлен билгеләү мөһим. Моны әти-әни үзе дә эшли ала. Авырганда «кызыл флаглар»га игътибар итәргә кирәк. Аң үзгәрү, көзән җыеру, гыжлап сулау, тавыш карлыгу, суларга комачаулый торган йөткерү, эч белән сулау, көчек шикелле еш-еш тын алу, организмның сусызлануы, сидек азаю, күз яшьләрсез елау, косу һәм эч китү, тәндә кызыл бетчәләр барлыкка килү, өч тәүлек 38–39дан югары температура саклану – болар барысы да тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклекне аңлата торган билгеләр. Киресенчә дә була ала. Кайбер әти-әниләр, баланың хәле начар булып та, моның никадәр куркыныч икәнен дөрес бәяләмәскә мөмкин.
– Өч көн температура төшмәсә, балага антибиотик бирү зарурмы?
– Юк, бу – Советлар Союзы вакытыннан калган традиция. Гомумән, антибиотикларны булдыра алганча аз кулланырга кирәк. Аларның зыяны күпмедер вакыттан соң күренә башлавын онытмыйк. Температураның өч көн югары торуы антибиотик эчү өчен күрсәткеч түгел. Әлбәттә, төрле ситуацияләр була. Кайчак авыруның беренче көненнән үк антибиотиклар кирәк, пневмонияне, мәсәлән, ансыз җиңеп булмый. Кайчак бала атналап температура белән чирләргә, әмма антибиотикның бер дә кирәге булмаска мөмкин. Әйткәнемчә, баланың хәленә карап эш итү мөһим.
– Бала аптечкасында нинди дарулар һәрвакыт булырга тиеш?
– Минемчә, ул аптечка бик зур булырга тиеш түгел. Кайчак әти-әниләр миннән: «Төркиягә барабыз, нинди дару алып кайтыйк икән?» – дип сорый. «Дусларыбызның балалары туды, бүләк итеп аптечка җыясыбыз килә», – диючеләр дә бар. Бала аптечкасында берничә дару булса, шул җитә. Беренчесе – температураны төшерүче дарулар – нурофен яисә парацетамол. Найз, аспирин, нимулид, аналгин кебек дарулар зыянлы, аларны балага бирергә ярамый. Аптечкадагы икенче мөһим әйбер – электролит эремәсе. Аны организм сусызланганда куллану киңәш ителә. Шулай ук заманча антисептиклар һәм бинтлар бала аптечкасында урын табарга тиеш.
– Әти-әниләр кайсы авырудан чамадан тыш курка?
– Әти-әниләрнең куркуы – нормаль күренеш. Бу хафалануга без һәрчак тыныч карарга тиеш. Педиатр бит ул физик авыруны гына дәваламый, аңа әле психолог та, тынычландыручы да булырга кирәк. Эшебездә коммуникация бик мөһим роль уйный. Төрле әти-әниләр бар бит. Кайсыберләре өчен гади генә отит та куркыныч чир булып тоела. Ә кемнәрдер пневмония дип чаң суга. Әле генә бала тапкан әниләр хәвефләргә күбрәк бирелә. Мондый хафалану шулай ук тәҗрибәле, инде берничә бала тәрбияләүчеләргә дә хас.
– Үз балаларыгызга нинди ризыкны беркайчан да алмас идегез?
– Әлбәттә, беренчедән, бу – хәмер. Кызганыч ки, хәзер 16–17 яшьлек балалар да хәмер куллана. Ә гадәти тормышка килгәндә исә, без дөрес туклану өчен көрәшергә тиеш дип саныйм. Әмма моны неврозга җиткерергә кирәкми. Икейөзле буласым килми, балаларым тулысынча дөрес туклануда гына утыра дип әйтә алмыйм. Беркайчан да баллы ризык ашамагыз дигән киңәшне үтәү мөмкин түгел бит. Андый ризыкны балага бирергә ярый, әмма аның үз кагыйдәләре булырга тиеш. Әйтик, ниндидер төгәл бер вакытта гына бала бераз тәм-том яисә фаст-фуд, майлы татар халык ризыкларын ашый ала. Әйе, алар файдалы түгел, әмма кагыйдә белән ашалса, моңа күзне йомып карарга мөмкин.
– Бала туганнан соң беренче айда инфекцияләргә күбрәк бирешә, шуңа күрә аны беркемгә дә күрсәтергә ярамый, дигән сүзләр дөресме?
– Бу бик дөрес һәм кирәкле дип саныйм. Бер яктан, халыктан чыккан әлеге гадәт инфекцияләргә бәйле, яңа туган балалар авыруны тиз йоктыра бит. Коклюш, респиратор-синцитиаль вирус, энтеровируслар сабыйлар өчен аеруча куркыныч. Икенче яктан, бала тапкан әни психологик яктан зәгыйфьрәк була. Яшь баланы 40 көн күрсәтмәүне шуңа да бәйләргә мөмкин. Бу аны чит-ят күзләрдән саклау нияте белән килеп чыккан. Аның бары тик ял итәсе, көч җыясы гына килә, артык кеше белән элемтәгә керергә теләге юк.
– Балага аның хәле һәм ни өчен тиешле дәвалануны үткәрергә кирәклеге турында ничек сөйләргә? Бигрәк тә сүз җитди авыру яисә операция турында барса…
– Балалар бик акыллы, аларны алдап булмый. Дөресен әйтергә киңәш итәм. Хәзер психологик куркуны җиңәргә булыша торган китаплар, әкиятләр бар, әти-әниләр шуларны укый ала. Һәм инде күп әйбер табибтан тора. Тышкы кыяфәтеңнән башлап, кабинетыңда нинди ис килүгә кадәр мөһим. Мин үзем балалар күзенә ак халаттан күренмим. Бала психикасы бик үзенчәлекле, һәр хәрәкәтеңне сак башкару һәм аңа зыян китерергә теләмәвеңне күрсәтә белү мәҗбүри.
– Баланы ничә яшьтән үз сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтергә?
– Моңа булдыра алганча иртәрәк тотынырга кирәк. Балага лекция укымаска, аның көнкүрешен аерым бер рәвештә алып барырга кирәк. Беренче мөһим кагыйдә – теш чистарту. Әти-әнигә, сабыйның беренче тешләре күренгәч үк, фтор кушылган теш пастасы белән аларны чистарта башлау яхшы. 5–6 айлык чагында ук баланың тешләрен көнгә ике тапкыр чистарту гадәтен булдырырга кирәк. Бу аның тормыш нормасына әйләнәчәк һәм киләчәктә дә ул мөстәкыйль рәвештә әлеге кагыйдәне үтәячәк.
Икенчесе – дөрес туклану. Бер яшеннән баланы Гарвард тәлинкәсе системасына өйрәтү яхшы. Дүрт өлешкә бүленгән тәлинкәдә яшелчәгә дә, җиләк-җимешкә дә, углеводлар белән аксымга да урын бирелә. Шушы система буенча тукланучы балага үскәч тә бик җиңел булачак.
Бала сәламәтлеге өчен өченче мөһим әйбер – спорт белән шөгыльләнү. 4 яшьтән спортка бирергә кирәк. Һәр сәламәт бала көненә 1 сәгать хәрәкәт итәргә, моңа өстәп, атнага өч тапкыр ныклап спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Берни эшләмичә экранга карап утыруны исә әти-әни мөмкин кадәр әзәйтергә тырышсын иде.
– Балаларда киң таралган замана чирләре нинди?
– Элегрәк беренчелек аллергиядә иде. Хәзер төп проблема – дөнья буенча балаларның симерүе, ә икенче урында депрессия тора. Симерүгә дучар булган балалар саны елдан-ел арта. Бу тормыш рәвешенә бәйле һәм әле киләсе 10–15 елда да төп проблема булып калачак. Яшүсмерләр арасында бу бигрәк киң таралган. Симерү бөтен әгъзаларга зыян сала.
Шунысын әйтергә кирәк: кечкенә чакта күзәтелгән симерү үскәч кенә барлыкка килгәненнән бик аерыла. Яшүсмер чактан ук бу авырудан интегү эзсез узмый. Моның белән көрәшүнең аерым бер вакыты гына бар. 12 яшькәчә симерү проблемасы хәл ителмәсә, соңыннан бу күпкә авыррак биреләчәк. Аны, кызганыч, сирәк очракта гына җиңү мөмкин. Шуңа күрә дә мин пациентларыма Гарвард тәлинкәсе буенча туклануны бер яшь тулгач ук тәкъдим итәм.
– Педиатрия күзлегеннән балага нинди йорт хайваны алып бирү яхшырак?
– Бик әйбәт вариант – эт, песи һәм әрлән. Алар тиешенчә асрала икән, педиатрлар моңа каршы чыкмый. Кәлтә, еланнарны асрау тыела, чөнки алар «сальмонелла» дигән инфекция тарата. Кыргый хайваннардан да читтә тору яхшы. Аларның микрофлорасы үзгә, кешенеке белән туры килми. Тутый кошларны да асрарга мөмкин, тик алар кайчак агрессивлык күрсәтә һәм инфекция йоктыра ала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat