Татарстанда бер хатын-кыз, күрше шәһәргә бармакчы булып, бөтен акчасыннан коры калган

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

Казанда яшәүче бер хатын-кыз, күрше шәһәргә барырга юлдаш табу өчен онлайн-сервистан файдаланып, бөтен акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ул шәһәргә бару хакын алдан түләп куюга риза булган. Түләү өчен моңа сылтама җибәргәннәр. Түләп, банк картасы мәгълүматларын керткән. Әмма озакламый түләвенең узмавы турында хәбәр килгән. Шул ук вакытта счетындагы бөтен акчасы юкка чыккан.

Йөртүче белән инде элемтәгә керә алмаган – телефоны эшләмәгән. Шунда гына мошенниклар корбанына әйләнүен аңлап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү