Татарстанда социаль юл йөрү билетына ия булучыларга 2025 елда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 25 сумга артып, аена 630 сумга, балаларга – 15 сумга артып, 384 сумга җитәчәк. Бу җәһәттән тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә “БИЗНЕС ONLINE”.
Исегезгә төшерәбез: ташламалардан файдаланучылар хәзерге вакытта социаль юл йөрү билетына аена 605 сум сала, балаларга айлык юл чыгымы 369 сумга төшә. 2024 елда ул 24 сумга һәм 15 сумга арткан.
Сүз уңаеннан, күптән түгел генә киләсе елда җәмәгать транспортында йөрү бәясенең үсәчәге турында мәгълүм булды. Татарстанда транспорт оешмалары бәя арттыру турында заявкалар тапшырган инде. Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтүенчә, юл йөрүгә тарифларны раслау турында карар 20 декабрьдә кабул ителергә тиеш. Җәмәгать транспортында билет бәясен 45 сумга җиткермәкчеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat