Юлын кыскартмакчы булган.
Казанда 58 яшьлек ир-ат тиешсез урында трамвайдан төшкән һәм, абынып, автомобиль көпчәге астына килеп кергән. Гомеренең соңгы мизгелләре трамвайда урнаштырылган видеокүзәтү камераларына эләккән. Казан Дәүләт автомобиль инспекциясе әлеге видеоны дөньяга чыгарган, дип яза “KazanFirst”.
Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат техник тукталыш вакытында, ягъни трамвайны кирәкле рельска күчергәндә, салонның алгы ишеге аша чыккан. “Миңа шулай кыскарак” дип кычкырып, ачык ишектән атылып чыккан. Трамвай йөртүче аны туктатмакчы булган, әмма ир, аягы таеп, янәшәдән узып баручы җиңел машина көпчәге астына килеп кергән.
Тиз генә арада “Ашыгыч ярдәм” килеп, бәхетсезне хастаханәгә озаткан. Кызганычка, табиблар аны коткарып кала алмаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat