Илдар Шәмсетдиновка – 53 яшь. Хатыны, 4 баласы, инде өч оныгы бар. Аларны сөеп яшисе урында, быелның мартында ул тормышын төптән үзгәрткән адым ясый: контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Китәр алдыннан аңа тагын бер вазыйфа йөклиләр: Татарстанда төзелгән «Тимер» батальонында имам булырга. Илдар хәзрәт «ВТ» хәбәрчесенә доганың дошман коралыннан көчлерәк булуы турында сөйләде. Сүзне үзенә бирәбез.
«Башта хәрби бурыч, аннары хәзрәт»
Махсус хәрби операция башланганда Баулыда яши идем. Пенсиягә чыкканчы элемтәче булып эшләдем, элегрәк мәчетләрдә төрле вазыйфалар башкардым. Кыскасы, моңа кадәр хәрби хезмәт белән бәйләнешем юк иде. Әмма «Ватаныбызга ничек ярдәм итәргә?» дип озак уйлап йөрдем. Андагы егетләргә рухи ярдәм күрсәтәсем, нәсыйхәт бирәсем килде. Бу – барыбыз өчен дә уртак сынау. Мөселманнар яки православларга бүлеп булмый. Андагы әбиләр тезләнә-тезләнә безгә рәхмәт укый.
2024 елның мартында контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тоттым. Китәсемне әйткәч, өйдә башта ышанмадылар, аннары бик борчылдылар. Хатын аеруча нык кайгырды. Бөтен Баулы халкы шаккатты. Киткәндә миңа тагын бер вазыйфа йөкләделәр: егетләрнең рухын күтәрергә, дин ягыннан ярдәм итәргә кирәк, дип, «Тимер» батальонына имам итеп җибәрделәр. Мин дә сөенеп куйдым, тынычрак булыр, дип уйладым. Ә андагы командирлар ул вакытта имамлык турында белмиләр дә иде. Килеп җиткәч, корал тоттырдылар да алга җибәрделәр: «Башта хәрби бурыч, аннары хәзрәт». Штурм ротасына эләктем. 500 метр ераклыкта гына дошман. Бертуктаусыз бомбалар ява, дроннар оча. Башны күтәреп тә булмый. Өчәрләп азык-төлек алырга йөрибез. Өстә – бронежилет, башта каска, җилкәдә – автомат. Сугышның нәрсә икәнен шунда аңладым. Әмма рухым, киресенчә, ныгыды гына.
«Батюшки нет, помолись за нас, хазрат»
Минем хәзрәт икәнне белгәч, егетләр үзләре килә, яннарына чакыра башлады. Һәрбер блиндажга барып дога кылабыз, намаз укыйбыз. Блиндаж уртасында намаз укыганда барысы да тып-тын утыралар. Дога кылганда татарлар да, башка милләт егетләре дә тезеләп баса. Аерма юк. Коръән укыганда рус егетләренең дә күзләреннән яшь ага. «Батюшки нет, помолись за нас, хазрат», – диләр. Авырлыклар берләштерә. Анда – бердәмлек, кардәшлек. Корбан бәйрәмендә бөтен батальонны пылау белән сыйладык.
Яшермим, егетләр арасында дингә килүчеләр күп. Анда тормышның кадерен белә, мәгънәсен аңлый башлыйлар. Намазга басучылар да бар. Минзәләдән бер егет бар иде. Яхшы техник. Механиклар булмагач, берсендә моны миналардан чистарта торган техникага утыртып, алгы сызыкка җибәрделәр. Китәр алдыннан килде бу, әйдә әле, хәзрәт, дога кылыйк, ди. Кайткач башыннан кичкәннәре турында болай дип сөйләде. «Бәрделәр безне! Артта утырган егетләрнең кайсы кая сибелгән. Бронежилетның каешлары өзелгән, каска әллә кая очкан. Бер аягымда аяк киемем бар, икенчесендә юк. Үзем йөгерәм, үзем Аллаһы Тәгаләгә ялварам. Кара әле, менә сыдырылган бер җирем дә юк». Юлда мотоцикл табып, шуның белән әйләнеп кайтты. Могҗиза бит инде! Техника беткән, ә бу исән.
Иң мөһиме – егетләрнең өмете киселмәсен. Вәгазьләрдә дә шуны сөйлим. Өметегезне өзмәгез, Аллаһы Тәгалә кичерүче, Аңа тәүбә кылсагыз, Ул саклый, гөнаһларыгызны кичерә, ярдәмен бирә. Дога кылганда, картайганчы яшәргә, оныкларыбызга безнең белән горурланырга насыйп булсын, дип телим.
Полк имамы
Хәзер мин бөтен полкның имамы булдым. Хәрби вазыйфам да үзгәрде. Тыныч тормыштагы һөнәрем – элемтә белән шөгыльләнәм. Анысы үзе бер вакыйга. Безнең батальонда легендага әверелгән «Фаза» позывнойлы Илнур Хәертдинов бар иде. Бик күп яралы егетләрне коткарды, аларны мотоциклы белән алып чыкты ул. Килүгә үк дуслаштык. Берсендә өч кеше штурмга барырга тиеш идек, мине вакытлыча калдырып тордылар. Шунда «Фаза» очрады. Гадәттәгечә, хәл-әхвәл белешәбез, штурмга җибәрәләр, мин әйтәм. «Ник элемтәче булганыңны беркемгә дә әйтмисең?»–ди. Кыскасы, командирлар белән элемтәгә чыкты, ә алар мине чакыртып алды. Компьютерны беләм, программалар язам, тәҗрибәм миңа ярдәм итте. Бер атнадан соң кабат «Фаза» белән күрештек. «Аллаһка шөкер, үземнең яраткан һөнәрем белән шөгыльләнәм», – дип рәхмәт әйттем. Шул кичне һәлак булды ул. Караңгыда минага эләгеп, әрәм булды. Андагы караңгылыкны әйтеп бетереп булмый. Казанга алып кайтып җирләделәр дустыбызны. Каберенә барып дога кыласым килә.
«Карап торам да шаккатам»
Барганчы СВО турында уйлаганнар һәм андагы күргәннәр арасында аерма зур, әлбәттә. Куркыныч булу турында әйтмим. Анысы бөтен җирдә бар. Һәрберебезнең тәкъдире язылган. Батып үләсе кеше атылып үлми бит инде. Тәкъдир димәктән, әле бу вакыйгалар башланганчы ук төштә үземне күргән идем. Хәрби киемдә басып торам. Бөтенесе миңа честь бирә. Хәзер менә миңа җаваплы бурыч йөкләделәр, сержант дәрәҗәсе бирделәр.
Кайткач, бер зур сәүдә үзәгенә кердем. Әйтерсең ниләр булып ятканын белмиләр дә, күрмиләр дә, аңламыйлар да. Карап торам да шаккатам. Әллә ниләр сөйлиләр! Ә егетләр туктатмаса, андагы хәлләр монда да килеп җитәргә мөмкин бит! Кешеләрне бит коллыкка алып, ныгытмалар төзетәләр. Каршы якта украинча түгел, инглизчә, французча, полякча сөйләшәләр. Коточкыч! Менә шулар монда булмасын, дип кан коя егетләр. 35 кеше кердек, ничәбез исән калганны әйтсәм, ышанмассыз. Бик авыр егетләрне югалту. Почмакка утырам да елыйм.
«Акчаның ояты юк»
Ялга беренче тапкыр кайттым. Тормыш бик үзгәргән. Әллә минем күзләр ачылдымы икән? Бәяләр нык күтәрелгән әнә (көлә). Дөресен әйткәндә, үзем дә нык үзгәрдем. Бик нык уйлана башладым. Элек башыма берәр нәрсә килсә, шунда ук эшләп куя идем. Хәзер җиде кат үлчәп, бер мәртәбә кисәм. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Артык тыныч сөйләшәм дисезме? Андагы хәлләрне, югалтуларны күргәч, шуны аңладым: юкка борчылуның мәгънәсе юк.
Киткәндә акча турында бөтенләй уйламадым. Хәзер дә уйламыйм. Әйе, акча эшләргә дип килүчеләр дә бар. Әмма моның бернинди оятын да күрмим. Егетләрнең гаиләсен туендырасы, кредитларын түлисе бар. Алар бит анда башкалар тыныч яшәсен дип кан коя. Бүген исән алар, ә иртәгә кем белә? Аларга да, якыннарына да сабырлык телим. Һәрвакыт догада булсыннар.
Татарстаннан ярдәм күп килә. Бөтен халык өчен сынау бу. Ихлас күңелле кешеләр бик күп. Нәрсә сорасак, шуны алып киләләр. Бергә укыган сыйныфташымнан мотоцикл сораган идем, хәзер шуңа утырып алгы сызыкка йөрим. Егетләр сагына, ялга кайтасы вакытны, якыннары белән күрешәсе көнне зарыгып көтәләр. Беләсезме, нәрсәгә игътибар иттем? Безнең егетләр арасында «500-ый»лар, ягъни ялга кайткач, кире китмичә, качып йөрүчеләр юк. Ничек горурланмыйсың алар белән?! Үзебез белән «Нива» машинасы, ноутбуклар, элемтә җиһазлары алып китәбез. Һәм, әлбәттә, чәкчәк. Барысы да чәкчәк белән бавырсак сорый. Бик яраталар безнең ризыкларны. Хәер, безнең егетләрне дә бик яраталар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat