Йөк машинасы юл кырыендагы барьерга килеп бәрелеп пассажиры һәлак булган

Кичә Тукай районында М-7 юлының 1064нче чакрымында фаҗига булган. Йөк машинасы юл кырыендагы барьерга килеп бәрелгән һәм ауган.

Машинаның 62 яшьлек пассажиры кабина астына кысылып һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү