Кысага сыймаган, прокатка чыга алмаган, әмма яхшы фильмнарны күрсәтү һәм таныту, төбәкләрдәге кинематографчыларны берләштерү. Тәүге мәртәбә уздырыла торган «Союз» төбәк кинофестивале әнә шул максаттан оешкан. 19–21 ноябрь көннәрендә Казан әлегә тыйнак, әмма милли кино өчен әһәмиятле чара үзәге булачак.
Нигә кирәк?
19 ноябрьдә Казанда тагын бер кинофестивальгә нигез салынды. Россия кинематографистлары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, фестивальне гамәлгә куючы Илдар Ягъфәров сүзләренчә, монысында сәяси, дини һәм башка чикләр юк. Иң мөһиме – сыйфатлы кино күрсәтергә.
– Миңа калса, Казанда яшьләр өчен дә кызыклы булган, кысалардан чыккан кинофестиваль юк, – диде Ягъфәров, журналистлар белән сөйләшкәндә. – Әлеге фестиваль, беренчедән, Россия кинематографистлары берлегенең төбәк бүлекләрен берләштерү, икенчедән, төбәкләрдәге кино процессын уятып җибәрү максатыннан оештырылды. Берлек әгъзалары – чын профессионаллар. Алар Россиянең төрле төбәкләрендә – Владивостоктан алып Калининградка кадәр – шундый төрле фильмнар төшерә. Ул фильмнарга, кагыйдә буларак, кинопрокатка чыгу да авыр. Минем ул кешеләрне берләштерәсем килде. Шуңа да фестиваль «Союз» дип атала.
Шулай итеп, кинофестиваль кысасында Казан дәүләт мәдәният институтында 10 кинофильм күрсәтеләчәк. Аларның барысын да бушлай карап булачак. Ачылыш көнне күрсәтелгән «У края бездны» документаль фильмы конкурста катнашмый. Аңа аерым тукталыйк.
Режиссерлар Максим Фадеев һәм Сергей Белоусовның «У края бездны» документаль фильмы Мариуполь өчен көрәшкән «Сомали» батальоны хәрбиләре язмышын сурәтли. Авторлар әйтүенчә, әлеге кинокартина сугыш турында булуыннан бигрәк, үлем бусагасында яшәү мәгънәсе турында.
– Мине әлеге фильм бик тетрәндерде. Гомумән, ул берәүне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Бүген тамашачыга әнә шундый фильмнар җитми дип уйлыйм. Без җылы өйләребездә тыныч тормышта яшибез. Шул ук вакытта безнең егетләр Ватаныбыз хакына көрәшә. Әлеге фильм – тормышның үзе. Анда сүгенү сүзләре дә, канкойгыч вакыйгалар да бар. Мондый фильмнарны гадәттә кинотеатрда күрсәтмиләр, – диде бу турыда Илдар Ягъфәров.
Татарча да була
Конкурс программасына кергән кинокартиналар арасында Мурманскида төшерелгән «Снегирь» (реж. Борис Хлебников), Екатеринбургта төшерелгән «Межсезонье» (реж. Александр Хант), «Пришелец» (реж. Иван Соснин) фильмнары, Саза (Якутия) Республикасыннан ук килгән «Триумф» (реж. Михаил Лукачевский) һәм башка фильмнар бар. Татарстанны исә нибары бер фильм – Илшат Рәхимбайның «Микулае» тәкъдим итәчәк.
– Татарча фильмнар катнаша аламы, дисезме? Әлбәттә! Әйткәнемчә, бернинди чикләр юк. Иң мөһиме – талантлы фильм булсын. Дөресен әйтимме? Телевизион фильмнар, телеспектакльләр төшереп кенә үсеп булмый. Бу инде – үзешчән сәнгать. Әйдәгез, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүдән туктап, алга барыйк, бүген «топ»та булган фильмнарга иярик, – ди бу хакта Илдар Ягъфәров.
Катнашкан өчен – 100 мең
Башка кинофестивальләр кебек үк, «Союз»да да фильмнар төрле номинацияләрдә көч сынашачак, гран-при иясе билгеләнәчәк. Ә иң кызыгы – конкурс этабында катнашып, килешү төзегән һәр иҗат төркеменә 100 әр мең сум акча биреләчәк.
– Мин үзем дә бик күп фестивальләрдә йөрдем. Беләсезме, бушка йөрү бик ардыра, гайрәтне чигерә. Һәр нәрсәнең нигезе булырга тиеш, – дип аңлатты Ягъфәров.
Бу фестивальне ел саен уздырырга ниятлиләр. Быелга ул мәдәният институты кысасында гына уза. Монысы акчага бәйле. Киләчәктә акча да, игътибар да артыр дип өметләнәләр.
Фикер
Мансур Гыйләҗев, язучы, драматург:
– Миңа калса, бу фестивальнең үзенчәлеге – милли киноны күрсәтүдә. Россиядә бик күп милләтләр яши. Милли кинематография – зур дәүләтебезнең йөзе, аның байлыгы. Һәр милләт, һәр төбәк үзенчәлекле, илебез шуның белән бай. Һәм без бер-беребезгә бик кызык. Мәсәлән, миңа башкортлар, бурятларның нинди кино төшерүләре, аларның җаннары нинди булуы кызык. «Моң» дип әйтәбез. Һәр милләтнең моңы бар бит. Ул моң шул исәптән кинода да чагыла. Аннан соң, кинематография – чагыштырмача яңа жанр. Барыбыз өчен дә. Безгә бергәләп аякка басарга кирәк дип уйлыйм. Фестивальдә Татарстаннан «Микулай» фильмы (ул Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча төшерелгән. – Авт.) катнаша. Ул керәшеннәр турында. Ә алар турында күпләрнең хәтта ишеткәне дә юк. Минемчә, башкалар өчен үзенә күрә ачыш булыр ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat