«Кан хәтерем, җан хәтерем уянып, мине алгысыткан икән ләбаса!»

«Җылы оя» бәйгесенә килгән язма

Бу кеше гомере нигә генә һәрчак ерактагыны эзләп, ерактагыны күзләп үтә икән ул? Иң самими хатирәләр белән бәгырьне җылытып торган балачак та, асылда, зур үсү, ничек кенә тизрәк туган оядан очып китү, ерак илләрне, дәрьяларны күрү хыяллары белән уза бит! Гомер юлың фәлән дистә еллар белән үлчәнә башлагач кына аңлыйсың: иң биек күкләр, чиксез киңлекләр, мәңгелек мәхәббәт, дөнья җәннәте син туып-үскән нигездә булган икән ләбаса…

Мин ишле гаиләдә туып-үстем. Без – дүрт бала, әти-әни, әби-бабай. Җәмгысы сигез кеше. Элегрәк чорлар белән чагыштырганда алай ук күп тә түгел кебек тә, әмма 1990 нчы елларда – адәм баласының иртәгәге көнгә ышанычы кимегән чорда  сигез кешелек гаилә ул чынлап та ишле санала иде. Әти-әни җигелеп тормыш йөген сөйри, авыл җирендә эштән кайткач та мал-туары, бакчасы дигәндәй. Хәзерге кебек кибетләрнең артык мул чагы түгел, гаиләне ашатасы бар: әби көн саен диярлек мич ризыгы пешерә. Йә майда йөздергән казан кабартмасы, йә балан бәлеше, йә чәй ашы. Бала чактан шуңа күнеккәнгәме, шулай булырга тиеш дигән уй береккәнгәме – минем өчен ул ризыклар артык гадәти тоела иде. Их, тизрәк үсәсе иде дә, әллә кайларга китеп, әллә ниткән тәмле ризыклар ашыйсы иде! Читтә тәмлерәктер, татлырактыр, баллырактыр, телне йотарлыктыр! Их, агай-энеләр… Үстек… Бик тиз үстек… Еракларга да кителде, җиде дәрья артындагы җирләргә барып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ризыклар да ашалды… Финнарның лохикейттолары, кыргызларның ашлянфулары, кавказ халыкларының хан шашлыклары… Балачагымда әби пешергән мич ризыкларыннан да тәмлерәк ризык юк икәнлеген аңларга миңа бишенче дистәмне ваклый башларга, чәчемә чал йөгерергә, илләр-җирләрне гизәргә, потлап тоз ашарга кирәк идемени соң?!.

Ирексездән тибеп чыккан күз яшьләремне сыпырып, гаилә традицияләре турында да берәр кәлимә фикеремне языйм. Соңгы елларда традицияләр дигән сүзләрне еш ишетәм, укыйм. Дәүләтнең дә игътибары зур, бу да сөендерә. Әмма традиция, гореф-гадәт дигәндә, эш еш кына сәхнәдәге җырлы-биюле каз өмәләре, йөзек салыш уеннарына кайтып кала. Матур, сүз дә юк. Әмма алар миңа музей экспонатларын хәтерләтә. Кайчандыр булган һәм үткәндә калган. Сәхнәдә уйнап күрсәтергә җайлаштырылган, ясалма ялтыратылган йолаларны гына түгел, заман белән бергә азмы-күпме үзгәреш кичергән, әмма көнкүрешебездә, яшәү рәвешебездә сакланып калган гадәтләребезне дә традицияләребез дип күтәрергә, җан җылыбызны кушып яшәтергә кирәк, минемчә. Менә бер генә мисал. Мисал түгел, тылсым…

…Мин бик бәләкәй әле. 4–5 яшьләр микән. Өебезнең уртасында – олы мич. Әби бүген ипи пешерә. Миңа бүген әкият тә, уен да кирәк түгел. Бүген могҗиза туачак – ипи пешәчәк! Тәмам таң калып әбине күзәтәм – он иләүләрен, баш куюларын, камыр изү-басуларын… Әбинең әтисе – дәү бабам Мәүлетдин тал чыбыгыннан үреп биргән, махсус ипи кабартыр өчен ясалган кечкенә кәрзиннәр, ипи көрәге, мич авызындагы корымны чистарту өчен пумала… Кәрзиннәрдәге кабарган камырның ипи көрәгенә күчеп, мичкә кереп китүләре… Әбинең дәү яктагы суга торган сәгатебезгә күз салып, вакытны билгеләве – монысы инде могҗиза туарга фәлән сәгать калган дигән тылсымлы хәбәр булып, минем нәни йөрәгемне алгысыта башлый… Мичтән күпереп пешкән, йөзе килгән ипиләрнең чыгуы – әйтеп аңлата алмаслык илаһи мәл. Бөтен борын тишекләренә, алар аша нәни җаныңа кереп тулган ипи исе! Аз гына суына төшүгә, әби ипине иң әүвәл бабайга кисеп бирә, ул ипи турында фикерен әйтә – мактый! (Татар хатын-кызының гаилә хуҗасы буларак ирен олылавы! Ирнең ипине мактаган булып, хатын-кызның дәрәҗәсен күтәрүе!) Ипинең кибән башы – иң тәмлесе! Кайнар килеш болай гына ашыйсың, бераз суына башлагач, яңа савылган сөт белән, иртәгәсен ипи телеменә каймак ягып, каймак өстенә чеметеп кенә шикәр сибеп…

Әби олыгая төшкәч, ипи пешерү традициясе әнигә күчте. Ул вакытта инде өйләргә газ кергән, олы мич сүтелгән иде. Ипи пешерә торган махсус формалар барлыкка килде. Әни шуларда пешерә башлады. Духовкадан нәкъ кибеттәге кебек шакмаклы ипиләрнең пешеп чыгуы минем өчен могҗизаның яңа төсмерләр алып, яңа тылсымга баюы кебек кабул ителде. Ә исе! Исе шул ук – исертә, башны әйләндерә торган, өйдән урамга ук ташып чыга торган ипи исе! Мин инде кияүгә чыккач та, туган өйдә ипи пешү вакыйгасы минем өчен бәйрәм булудан туктамады. Чөнки әни, монысы күчтәнәч дип, безгә – балаларына пешергән ипиләреннән өлеш чыгаруны гадәткә кертте. Шулай итеп әни балачак тылсымын, үзе дә сизмәстән, безнең бүгенгебезгә ялгады. Заман һаман алга бара, көнкүреш техникасы да яңара – бүген әни ипине махсус ипи пешерү машинасында пешерә. Өлкәнәеп барган көннәрендә андый җайланмаларның булуы үзе бер рәхәт, яңа пешкән ипинең табыннардан өзелмәве – монысы инде дөнья бәрәкәте генә түгел, анда без аңламаган сер бар. Юкса, үзем белән соңгы елларда булган хәлләрне ничек аңлатасың?

Бала табар, шигырь язар алдыннан илаһи халәт була миндә – җаным уйный,  күк капусы ачылган кебек, ниндидер күкләр белән күренмәс җепләр аша тоташам кебек. Бер-ике ел элек шуңа охшаш халәт башланды. Бала табар вакытым да түгел, шигырь язылды – әмма хәлем үзгәрми. Күңелдә ниндидер ашкыну – әбидән, әнидән ипи пешерү серләрен сораша башладым, он-камыр белән әвәрә киләм, интернеттан рецептлар карыйм, ипи әчеткесе – закваска ясый башладым. Мичемнән тәүге ипием пешеп чыккач кына төшендем – кан хәтерем, җан хәтерем уянып, мине алгысыткан икән ләбаса! Аллаһы Тәгалә шушы изге йоланы – ипи пешерү йоласын дәвам иттерергә мине сайлап алып, күңелемдә шуны уяткан икән… Ул йоланың тылсымын, аның илаһилыгын тасвирларлык каләм көче юк миндә. Кичтән бисмиллаңны әйтеп, әчетке белән баш куеп ятасың. Иртән сине ниндидер яңа, әле син аңламаган кәеф уята. Ипи башы төне буе йокламаган, ул сине күпереп, үз телендә сөйләшеп, хәерле иртә теләп каршы ала. Чиста кулларың белән, теләкләреңне тели-тели ипи басасың, аны җылы урынга кадерләп куясың. Торымнан-торымга аның хәлен сорашып, тере күзәнәкләрен камыр буйлап таратып, сөйләшеп аласың. Ипи инде кабарып, мичкә керер вакыты җиткәндә ул синең балаң кебек кадерлегә әйләнә. Мичеңне кабызып куеп, җылысын көйлисең, бисмилла белән ипине тыгасың, мичтәге парны, аскы-өске җылылыкны күз карасы кебек барлыйсың. Кызарып пешкән ипине мичтән алганда яныңа балаларың йөгерешеп килә, тәмле искә түзә алмыйча, кырык эшен кырык якка ташлап, өстәл янына ирем килеп баса, каенанам, сөбханалла дип, хәер-догасын кыла. Рецептларда 7–8 сәгать суыткач кисәргә диләр – кая ул! Кайнар килеш тә кисеп ашамагач! Гаиләмә шушы үзем пешергән кайнар ипи ләззәтен бүләк итә алу шатлыгым йөземә алсулык булып куна, Аллаһы Тәгаләгә, нәселемә рәхмәтем керфекләремне чылата… Әни пешергән икмәкнең исен, тәмен тоеп үскән балаларымда да ипи пешерү йоласы онытылып калмас, кайчан да булса тирән тамырлардан бәреп чыгар. Һәм бу тылсымның кабатлануы булыр…

Гөлүсә Батталова

Әтнә районының Күәм авылы

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү