Татарстанда бер хатын-кыз 2 меңгә якын мигрант белән ялган килешүләр төзегән

Татарстанда бер хатын-кыз ике меңгә якын мигрантны ялганлап кына теркәгән өчен суд хөкеме алдына басачак. Ул ике ел дәвамында коммерция оешмасы исеменнән эш итеп, 1828дән артыграк мигрант белән хезмәт эшчәнлеге һәм торак арендасы турында ялган килешүләр төзегән.

Шул ук вакытта чит ил кешеләре килешүдә күрсәтелгән фирмада эшләмәгән, андагы адреслар буенча яшәмәгән.
Хатын-кыз “Законсыз миграцияне оештыру” статьясы буенча гаепләнелә.
Җинаять эше кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү