Казанда педагоглар мәгариф турында сөйләште

Татарстан Фәннәр академиясендә VI  «Педагогик уку: цифрлы буын үсешендә фән, мәгариф һәм мәдәният потенциалы» халыкара фәнни конференциясенең пленар утырышы узды. Илнең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр педагогика, укытучылар әзерләү, цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Конференция Россиядә Гаилә елы һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган иде. Чарада Россия белем бирү академиясе, Татарстан Фәннәр академиясе, төрле вуз ректорлары һәм педагогик уку йортлары студентлары, аспирантлар катнашты.

Республика вузлары ректорлар советы рәисе урынбасары, педагогик фәннәр докторы Роза Әхмәдиева белдергәнчә, укытучының белемне дөрес итеп  бирүеннән, укучыны кызыксындыруыннан  күп нәрсә тора.

– Мәгариф тармагы бик үзгәрүчән. Яңа системага бергәләп игътибар итәргә кирәк. Без аны республика белән генә хәл итә алмыйбыз. Яңа технологияләр, алымнар кертеп, педагогик уку йортларын тәмамлаучыларның яңа моделенә басым ясаячакбыз, – диде Роза Әхмәдиева журналистларга. – Диссертация советларында  аспирантлар уздырган тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эзләнмәгән яклар, проблемалар да бар. Физика, математика фәннәрендә төшереп калдырылган программалар очрый. Әйтик, информатика-физика блогы юк. Мәктәпләрдә БДИга өч ел буе репетиторлар белән әзерләнүчеләр дә юк түгел. Бу юнәлештә нинди форма булдырырга кирәклеген карау зарур. Технологияләр, цифрлаштыру, методик яктан  көчле без. Менә боларның барысын да бер укытучыда туплауга игътибар биреләчәк. Укытучыга ярдәм итү чараларын караячакбыз.

Студентларның да фикерен сораштык. «Дәрестә игътибарны бары  цифрлаштыруга гына юнәлтмәсеннәр иде. Безнең әле кадерле китапларыбыз да бар. Ул да – белем чыганагы», – ди Алинә.

Казан федераль университетының укытучыларның белемен күтәрү үзәге белгече Гөлнара Минһаҗева әйтүенчә, физика, химия,  татар теле һәм башка фәннәрдән ясалма интеллект кулланыла. Укытучыларны шул алымнарга да өйрәтәләр икән.

– Цифрлаштыру ул – телефоннар белән генә эш итү дигән сүз түгел. Шул өлкәдә үлчәү приборларын куллану, нинди дә булса техниканы санлаштыру да. Әгәр укучылар цифрлаштыруны яхшы итеп өйрәнәләр икән, алар өчен киләчәктә мөмкинлекләр югары булачак. Укучыларны хәзерге заман таләпләренә туры китерерлек итеп укытырга кирәк. Моның тискәре ягын күрмим, – диде Гөлнара Минһаҗева.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү