Татарстанда октябрь аенда машина сатып алуга 4,4 мең кредит биргәннәр. Алдагы айдагыга караганда 35 процентка кимрәк сан бу. Берләштерелгән кредит бюросы матбугат хезмәтенә караганда, автомобиль юнәтү өчен алынган кредит күләме 40 процентка кимеп, 5,9 миллиард сум тәшкил иткән.
Республика узган айда бирелгән автокредитлар саны буенча Россиядә өченче урынга чыккан. Кредитның бу төре Мәскәүдә (5,3 мең чамасы) һәм Мәскәү өлкәсендә (5,25 мең) генә бездәгедән күбрәк рәсмиләштерелгән.
Автокредит күләменә килгәндә, октябрь йомгаклары буенча Татарстан бишенче урынга чыккан. Әлеге күрсәткеч Мәскәүдә (10,8 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе (9,24 миллиард), Санкт-Петербург (6,56 миллиард) һәм Краснодар краенда (6,1 миллиард сум) бездәгедән югарырак дәрәҗәдә теркәлгән.
Узган айда республикада автокредитның уртача күләме 1,36 миллион сум тәшкил иткән. Бер айда ул 7 процентка кимегән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat