Сыңар аякта – 81 ел. Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче сугыш ветераны Каим бабай Сәмигуллин күпме генә авырлыклар кичерсә дә, тормышка шөкер итеп яши. Киләсе елның 3 гыйнварында аңа 100 яшь тула. Авылдашлары аның турында: «Елмаймыйча сүз әйтми ул», – диләр. Яшь буынга теләге бер генә: «Тынычлыкның кадерен белегез!»
Каим абый – районда исән калган ике сугыш ветеранының берсе. Янәшәсендәге култык таягы аның фронттан кайтканлыгын искә төшерә. Ипле, сүзнең тәмен белеп сөйләшә торган чын мөселман карты ул. Йөзеннән нур бөркелә. Пенсиягә чыкканнан бирле мәчеткә йөри. 90 яшькә кадәр азан да әйткән. Район хакимияте ул яшәгән урамга юл салдырткан. Менә шуннан көн дә рәхмәт әйтеп, гыйбадәт кылырга йөри. «Коляскам бар. Тик моторлы түгел. Заманасында машина бирделәр, өчне туздырдым», – ди бабакай. Үзеннән яшьрәк кордашлары бер-ике генә калган. Мәчеттә яшьләр белән аралаша. Гомере гел халык арасында үткәч, авылның хәзерге сулышы белән дә кызыксынып тора. Телевизор карый, газеталар укый.
Озын гомер – тәкъдир ул. Каим бабай шулай ди. Сугыш вакытында кычыткан, кузгалак, бәрәңге яфрагы ашаган. Витамин булган үзенчә. Сәламәтлегеннән зарланмый. Ризык талымламый. Күзләре яхшы күрә, колагы гына начаррак ишетә. Каим бабай үзенә 100 яшьне көз көне үк тулган дип саный. Элек туган көннәрне соңарып теркәгәннәр бит. Зиһене яхшы әле. Элек авыл советында секретарь булып эшләвенең хәзер дә файдасы тия. Чулпан халкына тарихка бәйле берәр вакыйганы искә төшерергә кирәк булса, Каим бабай янына киләләр. Ул авылга бәйле теләсә кайсы санны, вакыйганы төгәл итеп әйтеп бирә. Сугыштан кайткач урнашкан ул авыл советына. Ә аңа кадәр илне сакларга туры килә. Менә шунда югалта да инде бер аягын.
– Сугыш вакытларын бер дә искә төшерәсе килми. Күз алдында күпме иптәшләр ятып калды. Шуңа күрә ул турыда уйламаска тырышам. Исән кайтырмын дип уйламаган идем. Яу кырында гомер – кыл өстендә. Берничә тапкыр үлемнән калдым. Эчәсе суың, ашыйсы ризыгың бетмәсә, исән кайтасың икән, – ди 99 яшьлек Каим ага. – Яшьләрнең киләчәге өчен борчылам. Сугышлар булмасын, махсус хәрби операция тизрәк бетсен иде инде. Туктатырга да бит. Бездән генә тормый.
Сугыш башланган көнне мәңге онытасы юк аның. Ул көнне районга ярминкәгә баралар. Дөресрәге, өлкәннәр атларны сакларга малайларны да ияртә. Сәгать 10 тирәсендә сугыш башлануын хәбәр итәләр. Халык елаша, үсмерләр генә аңлап бетерми. Фин сугышында катнашкан авылдашы да өзгәләнеп елый. Бөек Ватан сугышына китсә дә, ул абзый исән-сау әйләнеп кайткан. Ирләр фронтта чакта малайлар да хатын-кызлар белән бергә ат җигә, урак ура. 18 яше тулгач, Каим ил каршында бурычын үтәргә китә. 1943 елның гыйнварында әзерлек курслары үткәч, июнь аенда сугышка керә.
– Орлов, Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә катнаштым. Укчылар дивизиясе составында Брянск фронтында сугыштык. Яраланып, тугыз айдан артык госпитальдә дәваландым. Авылга сыңар аякта кайттым. I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләндем, – ди ветеран.
Фронтовик авыл советына секретарь булып эшкә урнаша. Аннан колхозда – хисапчы. Колхозларны кушкач, контораны Биләркүл авылына күчерәләр. 20 ел буе кышкы буран, көзге салкыннарда җигүле атта йөрү җиңел булмый, билгеле. Аягы үзен сиздерә. Шуңа күрә кабат авыл советына хисапчы булып кайта.
Авыл кызы Мәрьямгә өйләнеп, аның белән 72 ел матур гомер кичерәләр. Мәрьяме биш ел элек бакыйлыкка күчкән. Тугры мәхәббәт онытыла димени?! Сагына, билгеле. Аның белән алты бала тәрбияләгәннәр. Сигезнең икесе кечкенә чакта дөнья куйган. Бүген улы Расих, килене Флюра гаиләсендә яши. Рәхәт тормыш өчен игелекле балаларына рәхмәтле ул. Дөрес тәрбиянең җимеше дип бәяли моны.
– Әтиебез нәселендә озын гомерлеләр юк. Аны кадерләп яшибез. Гасыр кичү күпер чыгу гына түгел бит. Юбилеен бергәләп, алты баласы, оныклары җыелып үткәрергә җыенабыз, Алла бирса. Район хакимияте, хәрби комиссариат та көтә аның юбилеен. Хәлен белешеп торалар, – ди Расих абый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat