Россия Президенты Владимир Путинның халыкка мөрәҗәгате һәм Украинадагы иң зур предприятиеләрнең берсе – “Южмаш” хәрби-сәнәгать комплексына һөҗүм итүдә “Орешник” баллистик ракетасын куллану турында белдерүе – өченче Бөтендөнья сугышының “кисәтү атуы”. Британиянең Mirror газетасы шулай дип язган. Россия дәүләте башлыгының мөрәҗәгате турында язмалар дөньяның массакүләм мәгълүмат чараларының беренче битләрендә урын алган.
Исегезгә төшерәбез: кичә Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе территориясенә Көнбатыш ракеталары белән һөҗүм ителгәннән соң Украинадагы конфликт глобаль төсмер алды.
Дәүләт башлыгының мөһим белдерүләре:
* Россия территориясенә Көнбатышның еракка оча торган ракеталары белән һөҗүм ителде;
* Россия хәрбиләре 21 ноябрьдә уртача ераклыкка оча торган “Орешник” яңа ракета системасын кулланды;
* Украина кораллы көчләре 21 ноябрьдә Россия территориясенә Storm Shadow һәм HIMARS ракеталары белән һөҗүм итте;
* Россия территориясенә ерак араларга оча торган ракеталар белән һөҗүм итү ракеталарны җитештергән илләрнең белгечләреннән башка гына мөмкин түгел;
Алга таба да хәлләрне киеренкеләштергәндә Россия кырыс төстә җавап бирәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat