Хәйрияче Владимир: «Яшьләрнең гаилә кадерен белеп торуларына сөенәм»

Ул үзе артыннан меңләгән кешене ияртә алган ул. Берәүне дә мәҗбүр итми. Күңел төшенкелегенә бирелгән, авырлыкларга бирешкәннәрне ятимнәр йортына алып бара.  Шулай итеп, яшьләрне гаилә кадерен белергә өйрәтә.

Владимир Баранов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә белем бирә. Төп вазыйфасы шул. Моннан ун ел тагын бер эшкә алына ул. Шул вакыттан бирле Питрәчтә урнашкан «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүче балаларның күңелен күрергә тырыша.

– Моннан күп еллар элек, үзем студент чагында ятимнәр йортына барырга туры килде. Бишенче курста укыган вакыт. Шунда бер кыз бала яныма килде дә аякларымны кочты. «Мине калдырып китмә», – диде. Еллар узса да, шул кыз баланың карашын оныта алмадым, – ди Владимир Баранов. – Гаилә кордым, хатыным белән балалар үстердек. Тормыш мәшәкатьләренә күмелдек. Ә күңелдәге ният, берәр баланы бәхетле итү теләге барыбер калды.

Владимир Баранов 2014 елда күңеленә, ниһаять, тынгы таба. Башта ул әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар янына хатыны белән йөри башлый. Соңрак бу хакта студентларына сөйли. Һәм сафлар ишәя. Приютка барырга теләүчеләр, ярдәм кулы сузучылар арта. Бу эшкә вуздагылар да кушыла.

– Бу эшне кешегә күрсәтер өчен түгел, студентларны тәрбияләү өчен дип башкарам. Әле дә шулай. Тормышыннан риза булмаган, юктан проблема ясаган кешеләр өчен авыр хәлдә калган балаларны күрү бик кирәк. Бу приютка әти-әнисе карамаган балаларны алып киләләр. Алар биредә бер ел яши. Шул вакыт эчендә кайберләре кире гаиләсенә кайта. Арада ятимнәр йортына китүчесе дә бар. Аларның күзләрендә шатлык нуры балкый. Әти-әниләре туры юлга кергәч, гаиләләренә кайтсалар да, безне онытмыйлар. Ятим баланың күңелендәгесен без белә алмыйбыз. Без аны үзебезнең назлы караш, яхшы мөнәсәбәт белән җылыта гына алабыз, – ди Владимир Баранов. – Үзем белән ияртеп алып барган студентларым, бу балалар яныннан чыккач, бер сүзне әйтә: «Үз сабыйларымны ташламаячакмын!» Миңа шул җитә. Күңелем тыныч. Яшьләрнең гаилә кадерен белеп торуларына сөенәм. Ятимнәр саны артмасын дип телим. 10 ел эчендә приюттагы балалар да алышынып тора, студентлар да үзгәрә. Әмма кулына диплом алган, инде үз гаиләсен корган элеккеге студентлар әле дә безгә ярдәм итеп тора. Инде хәзер гаиләләре белән приютка йөриләр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү