Татарстанда 85 яшьлек пенсионер мошенникларга миллион сумга якын акчасын биреп җибәргән. Аферистлар шул иске алдау ысулын: “акчагызны урларга җыеналар, аны имин счетка күчерегез”не кулланган. “Татар-информ”, Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Кырыгалдарлар бу юлы, счетыннан алып, “ышанычлы кеше”гә тапшырган очракта гына пенсионерның акчасын коткарып калачагын, соңыннан аны тулысы белән кире кайтарып бирәчәген аңлаткан. “Ышанычлы кеше”гә акча тапшыру өчен бабай белән бергәләшеп пароль сүзен уйлап тапканнар.
Шуннан соң өлкән яшьтәге ир-ат, счетыннан 750 мең сум алып, сумкасына салган да очрашу урынына килгән. Озак көттермәстән, янына бер хатын-кыз килеп, пароль сүзен әйткән. Ир-ат, моны ишетүгә, акчасын тапшырган да өенә кайтып киткән.
Берникадәр вакыттан соң пенсионерның балалары бу хакта белеп алган. Алар әтиләренә мошенниклар тозагына эләгүен аңлатып, полициягә мөрәҗәгать иткән.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта аферистларны эзлиләр. Аларның Самара өлкәсендә һәм Краснодар краенда теркәлгән телефоннардан шалтыратканлыклары мәгълүм.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat