Әни белән апа арасында. Мәктәптәге низагларны ничек хәл итәргә?

Чүпне тышка чыгармагыз! Шулай дисәләр дә, укытучы, әти-әниләр арасында тавыш еш чыгып тора. Әти-әниләр бар гаепне педагогтан эзләсә, укытучылар баланы да, әти-әнисен дә тәрбияләргә кирәк дип саный. Акыл өйрәтеп кенә дуслашып булмый, билгеле. Әти-әни, укучы, укытучы өчпочмагының һәр ягы тигез булмаса, нишләргә?

Һәркемнең үз хакы

Әти-әниләрнең төрлесе бар. Берәүләр мәктәпләрдә килеп чыккан гаугаларга күз йома. Үзең гаепледер, дип утка май өстәми. Икенчеләр тыныч кына хәл итә. Өченчеләре исә, ни генә булса да, баласы ягында.

– Кызым 9 нчы сыйныфта укый иде. Ашханәдә ашап, дәрескә соңга калган. Укытучы сәбәбен дә сорап тормыйча, «2ле» куйган. Кызым борчылып әтисенә шалтыраткан. Ә ул мәктәпкә барып, укытучыны пыр туздырган. Шундый гаделсезлекләрне кичерә алмый. Берничә тапкыр шулай тәртип урнаштырган. Минем алай тавыш күтәреп йөргәнем булмады. Әти-әниләр комитеты акча җыю белән түгел, мәктәпләрдәге гаугаларны хәл итәргә булышсын иде, – ди Казанда яшәүче Светлана Газизова.

Баланың шуклыгы да укытучы белән әти-әни арасындагы дуслыкны бозарга мөмкин. «Улыгыз партада тик кенә утыра белми дип, мәктәпкә бер генә чакыртмадылар. Шул тиктормаслыгы аркасында йә берәр приборны вата, йә сыйныфташының киеменә ручка белән сыза. Сөйләшеп утырса да, укытучы тизрәк шалтырата башлый. Гел зарланып кына ике арадагы хәлләрне җайлап булмый бит. Шуннан соң хөрмәт хисе дә кими инде. Һәркемгә үз баласы кадерле», – ди Алсу Хатыйпова.

Мәктәп директоры булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Ринат Хәсәновның да төрлесен күргәне бар.

– Бер укучы мәктәпкә 4–5 телефон белән килә иде. Берсен алсаң, икенчесен, өченчесен чыгара… Соңгысына үрелгәндә, закон буенча телефонга кагылу тыела, дигән аудио кабыза иде. Икенче укучыны мәктәп формасы кимәгән өчен өенә кайтарып җибәргән идем. Әнисе: «Ник өйгә кайтарып җибәрдегез, ачкычы юк бит аның», – дип ачуланды. Еллар үтсә дә, шушы үпкәсен онытмый. Кыш көне мәктәп түбәсеннән яки икенче каттагы тәрәзәдән сикерә торган малай бар иде. Кисәтүне тыңламады. Авыл мәктәбе булгач, ачуланышып та йөрисе килми бит. Әти-әниләрнең аңлаганы һәм аңламаганы булды. Балалар үз гамәлләренә җәза бирелмәгәнгә шулай кылана. Тәрбия өйдән башланырга тиеш, – ди ул.

Кемне тәрбияләргә?

Гөлфинә Хамаева Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә белем бирә. Һәр педагог кебек аңа да әти-әниләрнең төрлесе белән очрашырга туры килә.

– Хәзерге әти-әниләр – талонлы еллар балалары. Мин гел бер фикерне әйтәм: башта әти-әниләрнең үзләрен тәрбияләргә кирәк, – ди ул. – Безнең мәктәпкә башка мәктәптән ике бала килде. Беренче көнне үк, беренче дәрестән үк китап, дәфтәрләре юк, тыңламыйлар, сөйләшеп утыралар. Югыйсә яңа җирдә үзеңне башкачарак тотасың бит инде ул. Ярар, түздем. Бер дәрес үтте, икенче дәрес. Ачуландым. «Укыйсыгыз килмәгәч, нигә безгә килдегез?» – дидем. Моны берсе өенә кайтып әйткән. Дөрес, бала моны икенче төрле кайтып сөйләгән. Берничә көннән әниләре килеп җиткән. Берсе кычкыра ук башлады. Бу – чын «яжемать» инде! Яшь әни, тышкы кыяфәтеннән үк өлкәннәргә, укытучыларга мөнәсәбәте сизелә. Кычкырды, кычкырды… 36 ел эшләп, мондый хәл белән беренче тапкыр очраштым. Дәрестә теге балага: «Мондый тавышка син гаепле. Син әниеңә: «Мин гаепле, әнием, дияргә тиеш идең», – дидем. Баланың җавабы гаҗәпләндерде: «Аның характеры шундый булганга мин гаеплемени?» Баланы жәлләп куйдым. Әнисен тәрбиялисе икән дигән фикергә килдем.

… Тагын бер вакыйга. Аленаның әнисенә «балагыз укымый» дип зарландым. Әнисе икенче көнне кабинетка очып килеп тә керде кызының яңагына сугып та җибәрде. Мин «үлдем дә киттем». Аннан соң әнисе баласын кочаклап елады. Үземнең дә күзләремә яшьләр килде. Шуннан соң үз-үземә сүз бирдем: башка беркайчан да зарланмаска!

Өйрәтәләр мәктәпләрдә

Алабугадагы бер мәктәптә 50 елга якын башлангыч сыйныфларны укыткан Гөлназ Галиева (исем-фамилиясе үзгәртелде) бер әнинең холкына түзә алмыйча, хәтта эштән китәргә мәҗбүр булган. Әлеге күңелсезлекнең чыгу сәбәбе болайрак:

– Уку елы башлангач, 3 нче сыйныфка яңа укучы килде. Дөресрәге, башка сыйныфтан күчте. Укуы начар. Математикадан унга кадәр куша һәм ала белми. Белмәгәч, «2ле» куям инде. Әнисе бар гаепне миннән күрде. Эшли белмәсәгез, китегез, дип кабатлады. Гел прокуратура тикшерүе белән янады. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын аз җырламады миңа. Янәсе, мин начар укытучы, шуңа күрә улы әйбәт укымый. Өстәвенә каты бәгырьле. Баласы шуңа сүз әйтергә курка икән. «Репетитор өйрәткәндә белә бит», – ди. Өй эшләрен бергә эшләгәннәр. Тик мәктәпкә килгәч, шул биремне тикшереп карыйм, берни белми. Әнисенә белем түгел, билге кирәк, – ди Гөлназ Галиева. – Ул зарлангач, директор, урынбасарлар дәресләремне кереп тикшерде. Анысына бер кисәтү дә булмады. Әнисе югары урында эшләгәч, мәктәп җитәкчелегенең аның белән бәхәскә керәсе килмәде. Прокуратура тикшерүе килүдән дә курыктылар. Миңа «3ле» булса да куярга куштылар. Тартып-сузып булса да дәресләрдә куйгаладым. Тик контроль эшләр дә бар бит. Анысына ничек куясың?

Тынычландыра торган даруларны да күп эчәргә туры килгән укытучыга. Атнага ике-өч мәртәбә мәктәпкә «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Кабул иткән сыйныфын укытып чыгарырга теләсә дә, ахыр чиктә түзә алмаган. Башка әти-әниләр аның китүен бик авыр кичергән. Әле дә хәлен белешеп торалар икән.

– Әгәр гауга чыгарган ана гафу үтенсә, китмәс тә идем, бәлкем. Әмма болай дәвам итсә, аяктан тәмам егылачак идем. Бер ел инде өйдә ял итәм. Укучыларымны сагынам, билгеле. Бар гаепне укытучыдан эзләргә ярамый. Аңа теләсә нинди сүз әйтергә ярый димени? Бу очракта мәктәп җитәкчелеге дә сүземә колак салырга тиеш иде. Балаң начар укый икән, укытучыга авыр сүз әйтмә, аның белән бер фикердә бул, – ди ул.

Рәзинә Кәримова вузны тәмамлагач, Казан мәктәпләренең берсендә математика укыткан. Бер елдан соң эштән киткән ул. Сәбәбе – тәртипсез укучылар.

– Укытучылары лаеклы ялга киткәч, миңа 6А сыйныфын бирделәр. Балалар тыңламый, тәртипсез. Кәгазьдән очкычлар очыртып уйныйлар, дәрес вакытында йөриләр. Укыйсылары килми. Монда әти-әнине гаепләп тә булмый. Теләк булмагач, нишләтәсең? Укыганы укый инде аның. Тик менә: «Балама нигә «2ле» куйдыгыз?» – диючеләре булгалады. Андыйларга хаталарын аңлатып биргәч, килештеләр. Берсендә бер әни төнге 12дә шалтыраткан. Ул вакытта йоклый идем. Иртә белән аңлаштык. Сәбәбе – начар билге. Балалар тыңлата алмам дип эштән киттем. Хәзер онлайн мәктәптә укытам. Сыйныфымда – сигез укучы. Тәртип, уку ягыннан проблема юк. Күңел тыныч, – ди Рәзинә Кәримова.

 

Роза Вәлиева, КФУдагы Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы:

– Дәүләт Думасында укытучы хокукларын яклауга бәйле закон проекты карала. Бу бик мөһим. Элек укытучының дәрәҗәсе зур иде. Укып бетергәч, туган авылым – Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш мәктәбендә эшли башладым. Ул чакта балалар бик күп, хәтта «З» классы да бар иде. Япь-яшь укытучы булсам да, әти-әниләр хөрмәт итте. Анда син шул ук укыту, тәрбия проблемалары турында сөйлисең. Ерактан ук күреп исәнләшәләр иде. Бүген педагогларның абруе бик түбән. Күп кеше акчаны җиңел таба башлады. Укытучының хезмәт хакы исә яшәргә җитми. Шуңа күрә берничә ставкада эшләргә мәҗбүр. Бу укытучының һөнәри яктан талчыгуына китерә. Нервлана башлый, дәрестә кайдадыр нәрсәнедер эшләп җиткерми. Болар барысы да укучыга тәэсир итә. Балалар әлеге канәгатьсезлекне өйгә алып кайта, әти-әниләр исә укытучыга «түгә». Бәхәсне ачыкламыйча, укытучыны хаксыз дип саный. Монда бик сак аңлашырга кирәк. Шуннан башка укытучылар белән әти-әниләр арасындагы проблеманы хәл итеп булмый. КФУ укытучылары белән «Адымнар» мәктәбе өчен «Әти-әниләр институты» дигән программа яздык. 1–11 сыйныфларда һәр елны ай саен әти-әниләр белән төрле очрашулар үткәрәләр. Алар белән менә шундый эшне башкарырга кирәк. Монда бер якны гына гаепле дип әйтмәс идем. Балаларга ярдәм итү өчен бергәләп чаралар табу мөһим. Иң элек укытучының дәрәҗәсен күтәрик. Моның өчен хезмәт хакын арттырырга кирәк. Яхшырак яшәү өчен мөгаллимнәр репетиторлык белән шөгыльләнергә мәҗбүр. «Укытучылык ул – миссия, сез нәрсәгә һаман акча турында әйтәсез», – диюне кимсетүгә саныйм. Ә ул ничек яшәргә тиеш соң? Без күптән түгел Кытайга барып кайттык. Анда укытучы лаеклы ялга чыккач, мәктәптә бер көн дә эшләми. Ул сәяхәтләргә йөри, теләгән җиренә бара. Кытайда укытучының хезмәт хакы да, аларга хөрмәт тә зур. Барысы да җәмәгатьчелектән башлана. Элек укытучылар турында нинди матур фильмнар бар иде. Хәзер берәрсен әйтеп карагыз әле, юк бит. Укытучының көндәлек эше, проблемасы турында берни сөйләмиләр. Җәмгыятьтә укытучы турында дөрес булмаган образ тудырыла. Шуңа күрә әти-әниләр дә укытучыга гаеп ягарга курыкмый. Үз баласын иң яхшысы дип саный. Ни өчен яшь укытучылар мәктәпкә укытырга бармый? Аларның нәкъ менә бүген яшисе килә. Кечкенә хезмәт хакына яшәп булмавын аңлый алар.

Илзидә Герасимова, Татарстан мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе:

– Районда әти-әниләр, укытучылар арасында гаугалар булганы юк. Аңлашылмаучанлыкларны әти-әниләрне чакырып, чүпне өйдән чыгармыйча хәл итәбез. Бар якны да тыңлыйбыз. Гаепнең нәрсәдә икәнлеген уртага салып сөйләшергә кирәк. Элегрәк, телефонны алырга хакыгыз юк, дигән балалар булгалый иде. Ул вакытта ук мәктәпләрдә өчьяклы килешү төзелә иде. Хәзер телефоннарны дәрестә кулланырга ярамый. Балалар аңа дәрестә кагылмый. Тәнәфестә кирәк чакта алалар. Сыйныф җитәкчесеннән күп нәрсә тора. Ул башта ук әти-әниләрне мәктәп кагыйдәләре белән таныштырса, андый гаугалар килеп чыгарга тиеш түгел, минемчә. Әти-әни, укытучы, бала өчпочмагының яхшы эшләве кирәк.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү