Агачлар сынган, юл билгеләре ауган, түбәләр кубарылган: Казанда көчле җил галәмәтләре

Татарстанда яшәүчеләр кичә республикада якындагы тәүлектә бик көчле җил кубачагы турында кисәтелде.

Бүген иртән көчле җил үз эшләре буенча ашыккан Казан халкына һәм кунакларга гына түгел, коммуналь хезмәтләргә дә кыенлклар тудырган. Җил юл билгеләрен аударган, агачларны сындырган. Әйтик, “Черек күл” тирәсендәге җәяүлеләр сукмагын күрсәтүче билге юлга ауган.

Көчле җил-давылдан Казан янындагы берничә бистәгә зыян килгән. Көек бистәсе – “Светлый” торак комплексында йорт түбәләре кубарылган. Шигали бистәсе төннән бирле утсыз утыра, дип яза “KazanFirst”.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү