Яшьләр санаторийларда ешрак ял итә башлаган

Россия яшьләре чит илдә ял итү урынына совет санаторийларын сайлый. Туристлар ялга урыннарны бер ел алдан ук алып куя икән.

Шифаханәләргә кызыксыну арту сәбәпле, юлламаларның бәяләре 30 процентка кадәр күтәрелгән. Әйтик, Кырымның Саки шәһәрендәге шифаханәгә өч кешегә ун көнлек юллама бәясе 200 мең сум тәшкил итәчәк, ә Минеральные Водыга ике кешегә – 185 мең. Яшьләр санаторийларны организмны торгызу, сәламәтләндерү процедураларын узу һәм төшенкелектән арыну ниятеннән сайлый. Ял итүчеләргә швед өстәле, организмны тикшерү, SPA-үзәкләр, шифалы пычрак һәм хәтта кислород коктейльләре дә тәкъдим ителә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү