Кырылыш, яки Банканы кем селкетә?

Глобаль мәгълүмат кырында бүген күңелле бер хәбәр дә юк диярлек. Менә карагыз: Polymarket – Трампның җиңүен фаразлаган тотализатор – 2024 ел ахырына кадәр Җир шарының кайсы да булса бер почмагында атом-төш шартлавы булачагына ставкалар кабул итә башлады. Ставканың максималь күләме 1,6 миллион долларга җитте. Уенчылар шартлау декабрьдә булыр дип уйлый.

Дөрес, атом-төш һөҗүме генә түгел, бомбаны сынау да шартлау дип саналачак. Атом-төш сугышы башланган очракта кайсы төбәктә күпме кеше үләчәген исәпләп күрсәткән төсле диаграмма да тарата башладылар. Россия дә, АКШ та, Кытай да куе кызыл төстә. Андый төс халык йөз процент үлеп бетәчәк дигәнне аңлата. Һиндстанның, мәсәлән, кызылы сыеграк, бу – 75 процент үлем күрсәткече. Латин Америкасы һәм Африканың кайбер илләре 25 процент кына югалту кичерерләр, дип фаразлана.

Автор язманы шундый күңелсез материаллар белән ачып җибәрүе өчен гафу үтенә, әмма яңалыкларны ул эшләми. Россиядә атом-төш һөҗүменнән саклану өчен мобиль качу урыннары җитештерә башлаулары турындагы хәбәрне дә ул уйлап чыгармады. Димәк, кемнәрдер шундый коткы тарата һәм акча эшләп калырга ашыга. Рәсми даирәләр тарафында да атом-төш гасабилануы көчле. Әмма безнең фараз уңай бу мәсьәләдә: масштаблы атом-төш сугышы куркынычы алдагы бер ел эчендә нульгә якын дип уйлыйбыз, тактик бомбалар шартлау ихтималы аз гына зуррак. Оброна министрлыгының зур генераллары масштаблы урлашулар белән тотылды бит әле. Ничек уйлыйсыз: алар ул байлыкларны атом-төш утында янсын өчен туплаганмы? Миллиардерлар һәм биржа спекулянтлары, кырылышка ставка куючы букмекерлар берсе дә байлыкларын кочаклап үләргә җыенмый.

Массакүләм психоз башка максатларда үстерелә. Олигархлар һәм магнатлар катлавы күреп тора: алар корган финанс ситемасы үлемгә якынлаша. Бу – объектив һәм котылгысыз күренеш, чөнки процент капиталына корылган икътисад җимерелми кала алмый. Октябрь ахырында Россиянең 17 телеканалы Google компаниясеннән 2 ундециллион сум акча таләп иткән иде. Баштарак сумма миллиардлар белән генә исәпләнде әле. Аннан триллионны бик җиңел сикереп узып, дециллион дигән санга җиткән, аннан соң, ундециллион көн тәртибенә килеп баскан. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен, хисаплагычка (счетчик) куйганнар чит ил компаниясен. Күз алдыгызга китерегез: дециллион – 1 артында 33 нульдән, ундецилион – 36 нульдән торган сан. Google, шрафын түләгә уйласа, аңа Җир шарыннан күпкә зуррак акча янчыгы кирәк булыр иде. Дөнья икътисады акрынрак темплар белән булса да шундый масштабтагы бурычларга якыная. Финанс мафиясе моны яхшы аңлый һәм глобаль икътисад системасын җимереп котылырга дигән карарга килде.

Системаны җимерүнең иң яхшы ысулы – масштаблы сугышлар. Без шуларның оештырылуын күрәбез дә инде. Кызыл һәм кара кырмыскалар турында риваятьне искә алыйк әле бу урында. Банкага йөз кызыл һәм йөз кара кырмыска салсаң, берни дә булмый. Ләкин банканы селкетә башлауга, кызыллар – караларны, каралар кызылларны үтерә башлый. Чын дошман – банканы селкетүче, тик үзара сугышучылар моны төшенми. Үзен тынычлык яклаучы һәм тынычлык урнаштыручы позасына куйган Трамп – Американың 45 нче һәм 47 нче Президенты – чынлыкта, банканы ныграк селкетү өчен мәйданга чыгарылды дигән фикер бар. Ул, гомумән, глобаль капитализмны җимерү һәм кабергә тыгу бурычын үтәргә тиеш. Беренче президентлык чорында сәүдә сугышлары оештырып һәм Якын Көнчыгыштагы вазгыять астына зур мина куеп, үз бурычын өлешчә башкарды инде. Яңа срок – максатны финал стадиясенә җиткерү өчен.

Глобаль капитализмның төп принцибы – базарларның киңлеге. Процент капиталына корылган икътисад даими киңәйгәндә генә яши ала. Әмма киңәю чиге Җир шары белән чикләнгән. Риба капиталы шул чикләргә килеп терәлде. Киңәеп булмагач, базарны бүлешергә туры киләчәк. «Бөтендөнья сәүдә оешмасы» дигән структура бар иде, ул кайда? Формаль яктан бар ул, әмма тавышы ишетелми, чөнки глобаль базар структурасы буларак кирәк иде, базарны җимерү аша бүлешергә кирәк булгач, аның принципларына төкерделәр. Беренче булып Трамп төкерде. Хәзер дә ул, зур пошлиналар кертеп, АКШ базарын башкалар өчен бикләргә, ә башка базарларны американнар өчен генә ачуны таләп итәргә җыена. Үз иле эчендә дә масштаблы һәм радикаль реформалар планлаштыра. Трамп ниятләренә ирешерме, әллә аны читкә алып ташларлармы, без белмибез. Әмма ни генә булмасын, АКШта да, планета күләмендә дә турбулентлык дәрәҗәсе үсәчәк. Система җимерелгәнче, ул шулай барачак.

Россиянең эчке базарын ничек бүлешәләр? Үзәк банк процент ставкасын күтәрә һәм ачыктан-ачык әйтә: көчсезләр бөләчәк, ресурслар көчлеләр кулына күчәчәк, ди. Әле яңа гына Дәүләт Думасының пленар утырышында Эльвира ханым Нәбиуллина чыгыш ясады: Россия икътисады үсеш потенциалын файдаланып бетерде, диде. Борылыш мизгеле җитүен әйтте. Инфляция кимер, төп ставка акрын гына төшерелә башлар, дип вәгъдә итте. Дөрес, үткән елда да ул: «2024 ел ахырына инфляция 4 процент кына калачак», – дигән иде.

Хәзер, әйдәгез, ил эчендәге вазгыятькә карыйбыз. Тармак вәкилләре «Известия» газетасына автодилерларны массакүләм банротлык көтүен әйткән. Ростех җитәкчесе Чемезов белдерүенчә, хөкүмәттән ярдәм алмаса, АвтоВАЗга банкротлык яный. Төзелеш компанияләре турында сөйләп тормыйбыз. Ташкүмер чыгару тармагы – үлем чигендә. Хәтта нефтьчеләр үзләренә субсидия сорый. Хакимиятләр кемнәргә ярдәм итә, шулар котылыр. Базарлар шулай бүленер.

Әлегә бөтен дөньяда кырылышның башка төре – демографик кризис бара. Бар илләрнең чиновниклары моңа каршы көрәшнең берсеннән-берсе юләррәк рецептларын тәкъдим итә. Япониянең консерватив партиясе лидеры Наоки Хякута 30 яшькә җиткән хатыннарның аналыгын алырга тәкъдим итә. Шулай эшләсәң, алар яшьрәк вакытта күбрәк бала табып калырга ашыгачак, дип уйлый.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү