Бер төчкерү җитә. Туберкулездан ничек сакланырга?

Җиде кат уйлап, бер кат кисәсе. Табиблар, баласының туберкулезга каршы тикшеренү узуына каршы булган ата-анага шушы киңәшне истә тотарга куша. Ник дигәндә, соңгы арада туберкулез белән авыручылар саны арта башлаган. Республикада гына түгел, дөнья күләмендә шул хәл. Бу мәкерле чирдән ничек сакланырга? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган «туры эфир» барышында шул хакта сөйләштеләр.

Татарстанның балалар баш фтизиатры Рәмзия Фатыйхова туберкулезга бәйле сорауларга ачыклык кертте.

– 2022 елга кадәр Россия туберкулез белән авыручылар саны иң күп теркәлгән дөньяның 20 иле сафында иде. Әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ике ел элек безнең илне әлеге исемлектән төшереп калдырды. Татарстанда балалар арасында туберкулезга бәйле вазгыять тотрыклы. Республикада ел саен 26–30 бала туберкулез йоктыра. Быел, әйтик, ел башыннан бирле 30 балага шундый диагноз куелды.

– Яңа туган балалар белән яшүсмерләр сәламәтлеге аеруча борчуга сала. Ник дигәндә, әлеге мәкерле чир ике яше тулмаган балалар һәм 15–18 яшьлек үсмерләр арасында бигрәк тә еш очрый. Балалар туберкулезны, нигездә, авыру якыннарыннан йоктыра.

– Баштарак туберкулез үзен бөтенләй сиздерми. Бала үзен яхшы хис итә. Бу чорда аны Манту яки Диаскинтест ярдәмендә генә ачыклап була. Туберкулезның аермачык билгеләре исә чир шактый азарга өлгергәндә күренә башлый. Бала йоклаганда тиргә батып уяна, температурасы күтәрелә, ютәлдән интегә.

– Туберкулездан бары тик вакцина гына саклый ала. Быел шундый диагноз куелган балаларның дүрттән бере – тугач та ясала торган БЦЖ вакцинасыннан баш тартучылар иде. Әлеге прививка бала тугач өченче көнгә үк ясалырга тиеш. 7 һәм 14 яшьтә исә ревакцинация кирәк. Манту кебек тестлар ярдәмендә дә даими тикшереп тору зарур.

– Манту ясалган урынга су тидерергә ярыймы? Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларның берсе шуннан гыйбарәт. Бер тамчы су тигәннән зыян юк, билгеле. Әмма Манту ясагач, су керергә, ул урынны мунчала белән ышкырга ярамый. Ник дигәндә, бассейннарда дезинфекция өчен кулланылучы чара аллергия бирергә, ә мунчала энә кергән урынны җәрәхәтләп, анда инфекция эләгергә мөмкин.

– Әгәр әлеге тест уңай нәтиҗә бирсә, кара кайгыга батарга кирәкми. Бу әле бала чирли дигән сүз түгел. Ул башка сәбәп аркасында да уңай нәтиҗә күрсәткән булырга мөмкин. Әгәр Манту ясаган урын 17 миллиметрдан да зурайса, шешеп чыкса, баланы кичекмәстән табибка күрсәтергә кирәк.

 

Туберкулез турында 4 факт

– Туберкулездан ахыргача дәвалап бетереп булмый. Бу инфекция әнә шул ягы белән куркыныч та. Кеше ничек кенә дәваланмасын, әлеге инфекция аның организмында гомерлеккә калачак.

– Дәвалану өчен ким дигәндә ярты ел вакыт кирәк. Аның җитдирәк төрләре вакытында ел ярым – ике елга кадәр үк сузылырга мөмкин.

– Туберкулездан дәвалануны ярты юлда калдырсаң, чир яңадан әйләнеп кайтачак. Ул гына да түгел, чир тагын да азып, моңа кадәр эчелгән даруларга бирешми башлаячак. Аннан дәвалану да шулкадәр кыенрак булачак, озакка сузылачак.

– Туберкулез һава аша йога. Моның өчен авыру кешенең бер тапкыр төчкерүе дә җитә. Вакытында дәваланмаса, авыру кеше елына уртача 10–15 кешегә зыян салырга мөмкин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү