Бакый Урманчены рәссам буларак кына түгел, галим, публицист, шагыйрь, музыканы тирәнтен белгән шәхес буларак та ачкан китап дөнья күрде. Бу – галим Зөфәр Мөхәммәтшинның атаклы рәссамның шәхси архивларын өйрәнү нәтиҗәсе. Урманчены без ни дәрәҗәдә беләбез? Аңа нинди каршылыклар аша үтәргә туры килгән, кайбер шәхесләр, күренешләргә карата нинди фикердә булган – китап авторы белән болар һәм сәнгатькә кагылышлы башка проблемалар хакында сөйләштек.
– Зөфәр абый, рәсем сәнгатендә Бакый Урманчены еш кына Тукай белән чагыштырырга яратабыз. Әмма без рәссамны ни дәрәҗәдә яхшы беләбез?
– Бакый Урманче – милли сәнгатьтә, һичшиксез, маягыбыз. Аның иҗаты колачлы, ул бик күп жанрларда иҗат итә. Бу җәһәттән тормыш юлыннан бер факт: ул Казан сынлы сәнгать училищесыннан соң Мәскәү Югары художество-техник остаханәләрендә (институт) берьюлы ике факультетта – рәсем сәнгате һәм скульптура юнәлешләрендә укый. Әле тагын өченчесе бар: Шәрык телләре институтында фарсы телен өйрәнә. Шулкадәр актив, шулкадәр талант иясе ул. Укый да, шәрык илләре студентларының якташлык җәмгыятен дә оештыра һәм башка бик күп юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Скульптурада ул, һичшиксез, беренче, моннан тыш рәсем сәнгатенә яңалыклар алып килә, төрле юнәлешләргә баета, татар халкына милли әсәрләр иҗат итеп калдыра. Гәрчә бик күп каршылыклар күрергә туры килсә дә. 1926–1929 елларда ул әле эшли, аннары сөрген, төрмә, аннан соң Мәскәүдә яшәргә тырышу, көчәнеп эшләү… Казанда калса, аны, мөгаен, юк иткән дә булырлар иде, ә ул Мәскәүгә китә. Әлбәттә инде, аңа арт белән борылалар. Истәлекләреннән күренгәнчә, Мәскәүгә аның хәлен белергә иң беренчеләрдән булып Казаннан шагыйрь Гадел Кутуй килә.
Кызганыч, әмма Бакый Урманченың иҗаты тулысынча өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Көндәлекләренең дә әле күпмесе өйрәнелмәгән, өйрәнеп тә нәшер ителмәгән өлеше дә шактый.
– Безгә рәсем сәнгате ни дәрәҗәдә якын?
– Барлык мөселман халыкларына хас булганча, рәсем сәнгате, ягъни сурәт ясау безгә шактый соң килеп кергән. Аның барлыкка килүе 1905–1907 елгы күтәрелеш – ренессанс чорына туры килә. Бу вакытта әдәбиятта да төрле жанрлар барлыкка килә, театр сәнгате ярала һәм алар тәэсирендә рәсем ясауга омтылыш туа. Бакый Урманче истәлекләренә караганда, шул елларда «Шәрык» клубында татар зыялыларының күмер белән ясалган картиналарыннан беренче күргәзмә дә оештырыла. Татарның белемле беренче рәссамы Хәдичә Акчурина турында да берничә сүз әйтик. Ул данлыклы татар морзалары – сәүдәгәр Акчуриннар нәселе вәкиле. Хәдичә Мәскәүдә граф Строгановның сәнгать-сәнәгать училищесында белем ала һәм укыган вакытта ук инде иҗат эшләре татар җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итә. Мәсәлән, 1915 елда «Аң» журналында аның рәсемнәре басыла. Ә инде чынлап торып иркенлек 1917 елгы түнтәрелештән соң килә. Бу вакытта сәнгатькә яңа караш барлыкка килә. Бакый Урманче исә иң беренчеләрдән булып Казан сәнгать мәктәбендә (хәзерге училище) атаклы Фешинда укый. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик: укыган елларында ул «Кызыл Армия» газетасында эшли, шуңа күрә Бакый Урманче эшчәнлеген журналистикадан башлаган дип тә әйтеп була. Кызыксынган кешеләр булса, аның мәкаләләре «Бакый Урманче. Шәхес һәм иҗат» дигән китапта да урын алды. Әмма инкыйлабка кадәр татар дөньясында рәсем сәнгате булмаган дип исбатларга беркем дә алынмас. Чөнки бездә каллиграфия бар. Димәк, рәсем бездә бик күпкә иртәрәк барлыкка килгән. Бакый Урманче да истәлекләрендә шуны искәртә. Ислам диненең беренче дәверләрендә cәнгать, фән тыелмый. Дин идеология буларак көчәйгәч, тыюлар килеп керә. Шуңа күрә исламда рәсем сәнгате үсеше тоткарлана. Мисалга төрекләр сәнгатен алыйк. Анда милли сәнгать үсеп китә алмаган, ә үскән кадәре Европага буйсындырылган. Гәрчә аңа кадәр XII–XIII гасырларда Шәрык миниатюралары иҗат ителсә дә. Татар мәдәниятендә, хәтта ки шәрык мәдәниятендә Бакый Урманче – милли сынлы сәнгатьтә буразнаны ерып баручы, сәнгатьнең төрле юнәлешләрен билгеләүче, әйткәнемчә, безнең маяк ул.
– Маяк дигәннән, истәлекләреннән күренгәнчә, аның бу җәһәттән Харис Якупов белән каршылыклары да булган.
– Урманчены бик күп иҗатчылар үзләренең укытучылары санаган һәм аның янына тартылган. Мөгаен, бу да Харис Якуповка ошап бетмәгәндер. Көндәлекләрендә ул, кара аны, икенче союз ясап ятма, дип кисәтүләре турында да яза. 1980 елга караган шушы язмасын искә алыйк.: «Харис Якупов «Большая Волга» күргәзмәсе экспозициясеннән минем эшләрнең берсен алып ташлаган иде. Шул хакта үземнең наразыйлыкны белдереп Мөдәррискә (Мусин – партия эшлеклесе – ред.) шалтыраттым. Бердән, Якуповны яклый башлады. Байтак озак сөйләште. Ачык күңел белән сөйләштек. Һәрхәлдә, файдалы әңгәмә булды. «Кемне рәис итәргә кирәк?» – дип, миннән сорады. Ләкин бу трюк кына. Аны минем уйны белер өчен генә сорый. Минем янга рәссамнарның килеп йөрүенә бер дә разый түгел. Димәк мине җәмгыятьтән аерырга, бигрәк тә яшь рәссамнардан ераграк тотарга кирәк дип белә. «Анда икенче «центр» ясарга уйламагыз!» – дип, миңа янап куйды. Бу – Якуповның коткысы һәм Мусинның культы. Димәк, безнең сынлы сәнгатьнең культурасы Мусин белән Якупов иркендә».
Монда ике шәхес арасында каршылык булуы ачык чагыла. Шул ук вакытта көндәлекләрнең гаять субъектив булуын да онытырга ярамый.
– Күптән түгел Казанда Казахстан шагыйре, философ Абай Кунанбаевка бюст ачылды. Шул уңайдан Урманченың да Абайга һәйкәл эскизлары барлыгы искә төште…
– Ул – бик кызыклы һәм гыйбрәтле тарих. 1941 елның май аенда Бакый Урманчены Абайның 100 еллыгы уңаеннан Казахстанга һәйкәл проектын эшләргә чакыралар. Әмма сугыш башлана һәм ният чынга ашмый кала. Урманченың Абайга караган проектлары бик күп. Ул Абайның рәсемен дә ясый, эскизлар иҗат итә, һәйкәл проектын эшли. Әмма Бакый Урманче Абайны белми дигән сылтау белән аның проектын кире боралар. Бакый Урманче – Казахстанның сәнгатен баеткан кешеләрнең берсе. Ул биредә 1941–1946 елларда яши һәм 1949 елда яңадан Урта Азия якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Ник дигәндә, ул елларда Сталин репрессияләренең икенче дулкыны башлана. Ул Үзбәкстанда, Казахстанда 1958 елга кадәр яши. Казанда исә аның иҗатта икенче сулышы ачыла дип әйтергә була. Ишегалдында остаханә оештыра һәм сынлы сәнгать әсәрләрен иҗат итә. Аның иң яратып эшләгән урыны Казанның хәзерге Соцгородтагы Свердлов бистәсендәге Трамвайная урамындагы йортында була. 1977 елда бу остаханә авиация заводына алыну сәбәпле, барлык уйма сәнгать әсәрләре фатирына кайтырга мәҗбүр. Биредә сыннар ясау мөмкинлекләре кысыла төшә, мәйдан җитми, ул инде күбрәк рәсем сәнгате белән мавыга. Әмма төгәл әйтергә була: иң яратып эшләгән жанры – сынлы сәнгать. Скульптураны ул уйма дип атый. Хәтта рәсем сәнгате терминнары буенча сүзлек тә төзи башлый.
– Әйдәгез, Бакый Урманчега бәйле төп урыннарны барлап чыгыйк әле.
– Туган авылы – Буа районының Күл-Черкен авылында кечкенә булса да, музее бар. Район үзәгендә дүрт катлы музей ачылырга тора. Буада һәйкәл салу уе да бар. Аның һәйкәле Казанда да бар. Башкалада Урманче исемен йөрткән урам, музей бар. Түбән Камада аның исемен йөрткән гимназия эшли. Сынлы сәнгатьтә Урманче исемендәге премия барлыгын да искәртик.
Урманчены онытмыйлар. Сынлы сәнгать музеенда ел саен аның туган көне билгеләп үтелә, республика күләмендә төрле чаралар үткәрелә.
– Озак еллар Урманченың архивларын өйрәндегез. Сезгә кадәр бу эшне башкаручы булдымы?
– Төрле яклап өйрәнүче булмаган. Бу китапта архив мәкаләләре дә, истәлекләр дә (Урманче ХХ гасыр шәхесләре турында бик күп истәлекләр язып калдырган), көндәлекләре дә, хатлары да (кызганыч, аларның күбесе сакланмаган), шигырьләре дә урын алды. Яңалыклар бик күп. Әйтик, Дәрдмәндкә кагылышлы фактлар бар. Мәсәлән, Дәрдмәнднең соңгы еллары мохтаҗлыкта үткән, дигәнне ишеткәнебез бар, әмма ни дәрәҗәдә? Бакый Урманче шагыйрьнең вафаты уңаеннан, женазада катнашкан Әхмәт Исхакый һәм Закирә ханым Шәрәфнең Рауза Закир кызы Рәмиевадан (Дәрдмәнднең кызы, 1938 елда вафат. – Урманче искәрмәсе) ишетеп сөйләгәннәренә таянып, болай язып калдыра: «Дәрдмәнднең соңгы көннәре (1921 ел. – Ред.) мохтаҗлык һәм ташланган хәлдә үтә. Шул фәкыйрьлек һәм моңлылык хәлендә вафат итә. Тиф, тир хастасыннан. Җеназасын чанага салып илтәләр. Кәфенлек тукыма таба алмаганнар. Калган кием—салымга чорнаган хәлдә гүрләгәннәр. Ләхеткә төшерер өчен сөлгеләр дә күрше—күләннән алганнар. Бер—ике туганнан башка бары бер озатучы булган». Урманче Дәрдмәнднең архивы югалуына да туктала. Гомумән алганда, китаптан Язучылар, Рәссамнар берлегенең шул чордагы эшчәнлегенә, аерым күренешләргә, туксанынчы еллар үзгәрешләренә карата да фикерләрен табарга була. Кыскасы, укыган һәм аңлаган кешегә монда яңалыклар шактый.
– Шәхес дигәннән, ул бик күпләрнең портретларын иҗат иткән, ә менә Илһам Шакировны ясамаган. Сәбәбе нидә икән?
– Ул аның талантын таный, әмма ялкаулыгын өнәми. Урманче, музыка сәнгатен яхшы аңлаган һәм үзе дә скрипкада уйнаган кеше буларак, бары югары дәрәҗәдәге музыка, җырчыларны гына кабул иткән. Бер генә симфоник концертны да калдырмаска тырышкан. Ул соңгы елларында Илһам Шакировның җырлавына тәнкыйди карый башлаган. Көндәлектә аның җырлавыннан канәгать булмаган урыннар да күренгәли..
– Без аны үзенә зыян салу дәрәҗәсендә кыю дип беләбез.
– Усал һәм кыю булмаса, мөгаен, ул исән кала алмас иде. Урманче бервакытта да беркем алдында да койрык болгамый, үз фикерен төгәл әйтә һәм фикеренең дөреслегенә ышана. Кыссалар, изсәләр дә, үзенекен эшли. Шундый вакытлар була: әйтик, ул иҗат иткән Ленин бюстын Рәссамнар берлегенең ишегалдына чыгарып аталар – сынмый, сыгылмый, олы мирас калдыра. Иң шәп картиналары Мәскәүдәге Мәрҗани фондында саклана, Казанда да әсәрләре шактый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat