КФУ янында вузга нигез салучы император Александр I һәйкәлен ачтылар

Казан федераль университетының төп бинасы алдында 1804 елда университетны оештыру турында указга кул куйган император Александр I бюстын ачканнар. Тантанада Россия мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков катнашкан.

“Александр I – тарихи шәхес. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә Россия империясенең Наполеон I не җиңүен хәтерлибез. Аның указлары нигезендә 5 университетның (шуның берсе – Казанда) гамәлгә куелуы аеруча мөһим. Әйтергә кирәк, бк карарлар шәхсән дәүләт башлыгы тарафыннан кабул ителгән”, – дип искәртеп үткән министр.

Императорның бронзадан коелган бюсты мәрмәр аскуймага урнаштырылган.

Тантананы ачуда Казан федераль университеты укытучылары, студентлар һәм югары уку йортын тәмамлаучылар катнашкан.
Шулай ук бүген Валерий Фальков белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында вузның гыйльми советы утырышы уздырылачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү