Борын-борын заманда бөтен галәмдә әле бернинди җан иясе дә булмаган. Җиһан, төнлә уянган ялгыз карчык шикелле, ни аягына баса алмыйча, ни ятып йоклый алмыйча үз диванында оеп утырган. Төн. Караңгылык. Тынлык. Шулай күпме дәвам иткәндер, бер мәлне галәм уртасында йомырка пәйда булган. Дөнья моңа аптырап карап торган да күзләрен уып алган, шуннан соң меңьеллыклар буена «безработный» статусында торган баш мие хәрәкәткә килгән. «Йомыркасы булгач, тавыгы да булырга тиеш бит, – дип уйлаган ул. – Тавыгы кайда соң?» Бу сорау аның бөтен булмышын биләп алган, тавык табылса, үзенә иптәш булыр шикелле тоелган. Тик тавык табылмаган. Күзләрен уып, аяк-кулларын язып алган да, Дөнья урыныннан кузгалып, ихатасына чыгып китәргә мәҗбүр булган: «Ти-ти, ти-ти». Тавык табылмаган. «Буш кул белән хәтта тавыкны да алдап булмас», – дип, бодай чәчкән, башка нәрсәләр үстерергә керешкән. Тормыш шулай башланып киткән…
«Йомырка беренчеме, әллә тавыкмы?» – дип, эшлексезләр генә бәхәсләшеп ятмый икән ул. Хәтта акылы һәм дипломы булган галимнәр дә төгәл белми икән моны. Галимнәр, йомырка беренче булган, дип фаразлый инде. Борынгы заманда динозаврлар яшәгән, алар күкәй сала торган булган. Шуларның берсе ялгыш зина кылганмы, ярамаган нәрсә ашаганмы инде, йомыркасыннан яралган зат динозавр булып чыкмаган. Инопланетян булып чыккан. Ну, динозаврлар шулай уйлаган. Моңарчы тавык күргәннәре булмагач. Шулай да аны юк итәргә ашыкмаганнар, кемнеңдер газиз баласы бит инде, бер анадан ала да туа, кола да туа, дип карап үстергәннәр. Һәм дөрес эшләгәннәр: бер мәлне динозаврлар үлеп беткән, ә тавык калган. Ул калмаса, бәлки борынгы заманда динозаврлар яшәгәнен әле булса беркем белмәс иде.
Биология өйрәнүчеләр шулайрак сөйли. Генетиклар утка ялкын өсти. Алар динозавр хатынны бер җирдә дә хыянәт итеп йөрмәгән, ә адашып хәзерге Чернобыль тирәсенә барып чыккан да радиациягәме шунда, нәрсәгәдер эләккән һәм аның нәселе мутациягә дучар булган дип уйлыйлар. Шуның нәтиҗәсендә динозавр йомыркасыннан тавык килеп чыккан. Динозаврлар: «Нәселне ваклый, зараза»,– дип, башта моны юк итмәкче булганнар, тик нечкәрәк күңелле берсе каршы төшкән: «Ярый, алай итмик инде, циркта булса да йөрерләр әле шунда», – дигән.
Философлар берни дә исбатламый, алар бары тик моңа тирәнрәк мәгънә генә бирергә тырыша. Йомырка ул галәмнең кечкенә моделен хәтерләтә, ул – җан ияләренә бирелгән мөмкинлекләр символы. Йомырка ул – яшәү чыганагы, аннан әллә нинди могҗизалар килеп чыгарга мөмкин. Кыскасы, философларның озын сүзләрен, калын китапларын нык итеп кыскартсаң, алардан бер генә җөмләгә калдырырга була: йомыркаларыгызны саклагыз!
Ләкин башта тавык барлыкка килгән, дип әйтүчеләр дә җитәрлек. Бөтен диннәр дә диярлек, Илаһи зат башта кош-кортларны, җәнлекләрне парлы яралткан, дип бара. Бер генә тавык җитмәгәч, әтәч моңа йомырка салырга кушкандыр инде. Тавык салган инде, кая барсын?! Шуннан кешеләрнең дә йомырка ашавын белеп, моны гаилә бизнесына әйләндереп җибәргәннәр.
Монысына ышанмый да мөмкин түгел. Хәтта кешеләр арасында да бар бит инде шуңа охшаш күренешләр. Бала табуны бизнеска әйләндергән гаиләләр дә җитәрлек. Хәтта ялгыз хатыннар да төрле ирдән бала табып, шуның пособиесенә рәхәтләнеп яшәп яталар. «Тавык мие эчкән», – дип әйтсәләр дә, өйрәнеп, тормышыңда куллана белсәң, хәтта аның да акыллы гамәлләре җитәрлек…
Мантыйк буенча да шулай килеп чыга инде ул. Йомырка бар икән, аны ниндидер кош салган булырга тиеш бит. Тирә-ягыңда сыер-сарыклар мыжгып торса да, бер йомырка күрә алмый тилмерергә мөмкинсең. Ниндидер кош – беренчел. Тавыкмы ул, динозаврмы – мөһим түгел. Кош, димәк, бу очракта – тавык.
Төрле халыкларның миф-легендаларында да йомырка образы күп һәм һәркайсында тавыкның беренчеллегенә ишарә бар. Халык ул белми сөйләми бит инде, борынгы кешеләрнең берәрсе берәр тавыкның йомырка салганын үз күзләре белән күргән булырга да бик мөмкин. Кеше бит ул, бүтәннәрдә ничек микән, дип уйлап тормый, үзенекен алга сөрә…
Әкият-легендаларда йомырка төрле карашларның символына әйләнә. Ул ике дөнья барлыгына ишарәли, яңадан туу мөмкинлеген ассызыклый. Христианнар Пасха йомыркалары белән Гайсә пәйгамбәрнең яңадан тууы арасында яшерен мәгънә табалар, мәсәлән. Ул яңа тормыш, муллык, уңыш, мәңге яшәү символы буларак та чыгыш ясый. Ирләр кодрәтен, хатын-кыз зирәклеген һәм гомерлек мәхәббәтне дә чагылдыра.
Алай гына да түгел әле ул… Мәсьәләгә беркайчан да бер яктан гына карарга кирәкми. Табигатьтә барысы да алмашынып тора бит. Көнне төн алыштыра. Хәрәкәтне – тынгылык. Давылны – тынлык. Тавыкны – йомырка, йомырканы – тавык. Боларның һәрберсе үзара бәйләнештә һәм кайсының беренчел икәнен төгәл белү мөмкин түгел. Башта төн буламы, әллә көнме икәнен берәү дә белми ич. Һәм ул артык мөһим дә түгел инде. Шуңа бу мәсьәләдә мин фәкать философлар яклы: йомыркаларыгызны саклагыз!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat