Табиб-гастроэнтеролог Евгения Мельникова ашказаны асты бизенең кеше организмындагы иң мөһим органнарының берсе булуын әйтте һәм аның эшчәнлегенә зыян сала торган гадәтләрне атады.
Табиб сүзләренә караганда, беренче урында алкоголь куллану һәм тәмәке тарту тора. Бу ике начар гадәт 70 процент очракта ашказаны асты бизенең ялкынсынуына китерә.
– Алкоголь ашказаны асты бизенә чын-чынлап начар йогынты ясый. Авыруга тәүлегенә нибары 60-80 мл чиста этанол куллану китерергә мөмкин. Алкоголь белән тәмәкене бергә куллану исә авыру куркынычын өч тапкырга арттыра. Бу ашказаны асты бизенең бозылуын тизләтә, – дип аңлата белгеч.
Шулай ук бу мөһим органның сәламәтлегенә дөрес тукланмау да зыян сала. Артык майлы, кыздырылган һәм зур калорияләргә бай ризыклар ашказаны асты бизенә генә йогынты ясап калмыйча, инсулинның дөрес бүленеп чыкмый башлавына да китерергә мөмкин.
Ашказаны асты бизен җимерүче тагын бер дошман – дарулар. Табиб сульфаниламид, тетрациклин, эстроген, фуросемид, азатиоприн кебек препаратларны аеруча куркыныч дип саный.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat