Дания университетында уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә курку хисенең күпмедер дәрәҗәдә файдалы булуын ачыклаганнар. Әйтик, күңел ачу үзәкләрендә, бигрәк тә квест яки куркыныч аттракционнарда кичерергә туры килгән курку төрле йогышлы ялкынсынуларны киметә ала.
Моны раслау өчен күңел ачу аттракционнарында стресс кичергән 113 кешене анализлаганнар. Катнашучыларның уртача яше – 29,7, алар арасында барлыгы – 69 хатын-кыз һәм 44 ир-ат. Күңел ачу урынына кереп китүчеләрдән кан анализын алганнар һәм бер сәгать дәвамында йөрәк тибешләрен күзәткәннәр. Әлеге анализ шулай ук аттракционнан чыккач һәм өч көн узгач та үткәрелгән. Аларның нәтиҗәләре буенча куркуның организмны чыныктыруы расланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat