Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Әниләр көне белән котлады.
“Әни – иң якын, иң кадерле кеше. Безне ул игелекле булырга өйрәтә, күңел җылысын, кайгыртуы һәм назын кызганмыйча өләшә, – диелә котлауда. – Ана мәхәббәте илһамландыра, тормыш юлында иң катлаулы киртәләр аша чыгарга ярдәм итә.
Ана – мәңгелек кыйммәтләр, зирәклек һәм рухи юмартлык символы. Ана – гаилә учагын, гаилә традицияләрен саклаучы ышанычлы терәк һәм тыл. Уллары тыныч киләчәгебез, бөек илебезнең бөтенлеге, иминлеге өчен көрәшүче аналарга аеруча зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Сезгә түбәнчелек белән баш иябез!
Кадерле әниләр, олы хезмәтегез, назлы кулларыгыз, изге күңелегез өчен рәхмәт!
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, мәхәббәт һәм шатлык-сөенечләр телим!” — диелгән котлауда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat