Алда – могҗиза вәгъдә иткән Яңа ел. Хәер, могҗизалар инде бүгеннән үк күренә. Кибеттәге бәяләргә карап, аларның тылсымлы рәвештә үргә үрмәләүләрен тоярга була. Белгечләр, әле бу башы гына, ди. Яңа ел бәйрәме җитәрәк табын түрендә булырга тиешле азык—төлеккә дә, бәйрәм яме өстәүче хезмәтләргә дә бәя артачак икән. Яңа ел исе килеп торган мандарин, бүләк бирүче Кыш бабай, мәсәлән. Юрганга карап аякны сузарга туры киләчәк. Бәйрәм хакы күпме булыр?
Кесәсенә күрә кәефе
54 067 сум! Россиядә бер кешегә Яңа ел бәйрәменә дигән чыгымнарның уртача күләме бу. Без әйтмәдек, Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге шулай исәпләп чыгарган. Былтыр исә уртача чыгым күләме 37 668 сум булган иде. Уртача чыгымнарның күп өлеше Яңа ел табынын коруга китәчәк икән. Күбрәк ашый башлаганбызмы?
Гомумән, Яңа ел алдыннан кәефне кыра торган саннар турында гына сөйли әле белгечләр. Әйтик, бәйрәм табыны күрке булган «Оливье»ның да хакы үзгәргән: ел башында аны әзерләү 205 сумга төшсә, хәзер 414 сум, ди. Ингредиентлар арасында иң кыйммәтләнгәне кишер, майонез, бәрәңге һәм колбаса икән!
Кызыл уылдыкка бәя шулай ук «тешли». Ил буенча аның уртача хакы – 8104 сум, ди. Бу – 1 кило уылдык бәясе. Майга нәрсә ягасыгызны алдан уйлый торсагыз була инде…
Декабрь аенда Яңа ел исен бүләк итүче мандариннарга да бәя артачак. «Марокканские» дигәнен хәзердән үк инде килосын 250 сумга саталар. Әле декабрь башланмаган, җәмәгать!
Яңа ел кәефен бүләк итүчеләрнең дә кесәсе төпсез бугай. Кыш бабай хезмәтләренә бәя шулай ук сизелерлек артачак. Ил буенча карасаң, кыш хуҗасын чакыртып, бәйрәм оештыру 20 меңнән 200 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Сүз уңаеннан, 200 мең сумга эшләүчеләр Мәскәүдә икән. Андый хакны грузин, әрмән, азәрбайҗан һәм… татар Кыш бабае булып «уйнаган» аниматорларга түләргә әзерләр.
Яңа ел бәйрәмен һәм озын ялларны шәһәрдән читтәге кунак йортларында үткәрүчеләр дә бар. «Суточно.ру» мәгълүматларына таянсаң, мондый йортларга ихтыяҗ 40 процентка үскән. Анда уртача өч тәүлек яшиләр. Бер төн кунып чыгуның уртача бәясе – 7500 сум.
Бер кичкә кер мичкә, җәмәгать!
Энә дә бүләкме?
Ил халкы кемгә нәрсә бүләк итәргә җыенасын да тәгаенләп куйган инде. «Отелло» хезмәте оештырган сораштыру нәтиҗәләренә күз салсаң, Россиядә яшәүчеләр Яңа елга бүләккә электроника (40 процент), косметика (39 процент) һәм сертификатлар (36 процент) бүләк итәргә җыена, ди.
Респондентлар яшерми: бәйрәм алдыннан акчаның күп өлеше күчтәнәчләргә тотыла (36 проценты шулай дигән). Өстәлгә дигән азык-төлек, эчемлекләр ягын кайгырту да кесәне «тешли» (32 процент). Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты исә, Яңа ел сәяхәтенең чыгымнары күп була, дип белдергән.
Күпчелек (67 процент) бүләкләр өчен 10 мең сумга кадәр акча әзерләп куя икән. Респондентларның 16 проценты гына бүләкләргә 10–20 мең сум акча тотарга җыена. Сораштыруда катнашучыларның нибары 3 проценты гына 50 мең сумнан артык акчасын бүләк алуга сарыф итәргә әзер.
Казанда бухгалтер булып эшләүче Лилия Зиннурова декабрь аен әллә ни яратмый. Хәтта бу айда туса да. Декабрь ае кесә янчыгын бик бушата, ди.
– Минем туган көнгә кадәр бәләкәй энемнең туган көне. Апа булгач, аны да зур бүләк белән куандырасы килә. Үземнең туган көннән соң исә башлана! Икетуган сеңелемнең, якын дустымның, аның баласының туган көннәре… Бүләкләргә акча кызганасы килми, һәркайсының кәефен күтәрәсе килә бит. Әмма декабрь ае минем бюджетка шактый суга, монысы хак (көлә). Туган көннәрдән котылдым дигәндә генә, Яңа ел килеп җитә! Кыскасы, февраль аена кадәр «тимәгез миңа» диясе килә. Үзем нәрсәгә дә шатмын. Бүләкләрне кабул итүдән бигрәк бирергә яратам.
Быелга бүләкләрен барлап куйган инде: энекәшенә «Алиса» колонкасы, сеңелесенә – машина эченә су үткәрми торган келәм, якын дустына – спа-салонга сертификат, аның баласына балалар кибетенә сертификат бүләк итмәкче. «Күпме акча тотыласын сорамагыз да, банк кушымтасына керергә куркам», – дип елмайды әңгәмәдәш.
Рәмзия МУСИНА, мәдәният йорты мөдире (Яңа Чишмә районының Чертуш авылы):
– Яңа елны, бәйрәм алдын, декабрь аен бик яратам. Балачактан бирле шулай. Минем өчен могҗизалар ае ул. Инде яшем дә бар, олыгая төшсәм дә, Яңа елдан гел нидер өмет итәм.
Яңа ел бәйрәмен гаилә бәйрәме дип саныйм. Быел әнисез каршы алам. Без гадәттә башта әниләргә барабыз, аны котлый идек. Йә үзе төшә иде ул… Бик күңелле була торган иде…
Мәдәният йортында эшләгәч, декабрь башында ук Яңа ел рухын тергезеп җибәрәбез. Бизәү эшләрен башлыйбыз. Өйдә кызым белән утлар эләбез, бизибез, матур бүләкләр алабыз. Чыгымнарны санап утырган юк. «Күп алмыйбыз», – дисәк тә, алына. Уртача чыгымнар тотыла. Яңа елга дигән тәмле ризыкларны алдан ук хәстәрләп тә куясың бит. Тәмле, матур җиләк-җимешләрне кибеттән алабыз. Табынга дип тутырма, пилмән ясап куябыз. «Тунлы сельдь», «Оливье» салатлары да була инде. Балык кыздырырга яратабыз.
Айгөл ТЕМИРБУЛАТОВА, блогер (Казан):
– Бәйрәм дип үлеп китмим. Ыгы-зыгыга да бирелмим һәм «Яңа ел бәйрәме – гөнаһ ул», – диючеләр рәтендә дә түгелмен. Бәйрәмне миңа ничек уңайлы, ничек телим – шулай уздырам.
Әлбәттә, табын корам. Балалар «Зимний» салатын бик ярата. Өстәлгә күп итеп җиләк-җимеш куям. Тавык белән бәрәңге кыздырам. Бернинди дә хәмер кулланмыйча, шәраб аттырмыйча утырабыз. Кибеттән гомердә дә әзер ризыклар, әйтик, торт, салатлар алган кеше түгелмен. Яратмыйм мин аны! Шуңа да табында әзерләгән бар ризыгым да – үземнеке. Яңа ел табыны артык кыйммәткә төшә, димәс иде. Иң күбе – 5–10 мең. Хәзер җиләк-җимеш бәясе кыйбат. Акча нәкъ менә шуңа күп тотылырга мөмкин. Бәйрәм мохите тудырасы килсә, «Тунлы сельдь» салаты ясыйсың. Мин ризыкның исраф булуын яратмыйм. Аннан күпчелек азык-төлек авылдан да килә бит әле. Бәрәңгесе, ите… Дөресен әйткәндә, хәзерге көндәлек табыннарыбыз да – бәйрәмдәге төсле. Мул тормышта яшибез, шөкер! Элек бит без кыяр белән помидорны кыш айларында күрми идек. Хәзер инде анысы да ел әйләнәсе.
Яңа ел төнендә сәгать телләре сукканын зарыгып, санап көтеп утырганым булдымы-юкмы, белмим. Йокым килә икән, йоклыйм мин (көлә).
Без өйдә чыршы да куймыйбыз. Балалар бик сорагач, чыршы ботакларын алып кайтып, вазага утыртып куям. Үземне интектермәскә тырышам. «Яңа ел» дип, тылсым көтеп йөрүчеләр рәтендә түгелмен. Минем өчен ул – ел азагы, иске ел китеп, нәтиҗә ясап, яңасына аяк басу. Тормышың турында уйланасың. Шунысы белән кадерле ул миңа.
Энҗе МӨХӘММӘТҖАНОВА, медицина хезмәткәре (Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы):
– Бездә Яңа ел – гадәти көн. Ул – якыннар белән җыелышып утырырга бер сәбәп кенә. Шуңа бу бәйрәмгә артык әһәмият тә бирмибез без. Бүләк, табынга киткән акчаны, чынлап әйтәм, санаган юк. Хәзер бит инде көн дә Яңа ел табыны кебек! Элек Яңа елда гына ашалырга тиеш тоелган пилмәннәрне дә теләк булган саен ясап ашыйбыз. Мандариннар да өстәлдән өзелми. Нәрсә телибез, шул бар, шөкер.
Яңа ел төнендә гаилә дусларыбыз белән очрашабыз. Үзенә күрә бер традиция ул. Бер ел – безнең өйдә, икенче ел аларда кунак булабыз. Балаларыбызның да яшьләре бер чама, үзебез дә яшьтәшләр дисәк була. Табында тәмле бәлеш һәм пилмән була. Бер-ике салат ясыйбыз, калган табынны яшелчә, җиләк-җимеш алып тора. Кешечә инде, безнеке башкалардан әллә ни аерылмыйдыр дип уйлыйм.
Ләйсән Харисова, финанс белгече:
– Бәйрәм дип башны югалтырга ярамый. Айлык керем-чыгымнарны һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан да табын әзерләүгә, күңел ачу чараларына, бүләкләргә күпме акча тотарга җыенуыгызны планлаштырып, исемлек төзегез. Яллардан соң да яшисе бар, аңа да мая калырга тиеш.
Табын турында борчыласыз икән, бозылмый торган азык-төлекне алданрак алып куярга була. Бүләкләрне дә алдан сатып алу хәерле. Яңа ел җитәрәк маркетинг алымнары көчәя, бәяләр бөтен нәрсәгә дә кыйммәтләнә. Акчаны янда калдырам, дисәгез, бүләкләрне кулдан ясарга яисә, алдан килешеп, бүләкләр бирешмибез, дип сөйләшергә мөмкин.
Салатны күпме саклап була? — врезка
«Оливье» – 18 сәгать
«Мимоза» – 12 сәгать
«Винегрет» – 18 сәгать
«Краб» салаты –12 сәгать
«Цезарь» – 18 сәгать
«Тунлы сельдь» – 12 сәгать
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat