Татарстанга Габдулла Тукай исемендәге яңа комбайн – RSM 161 кайткан. Яңа техника “Август-Тюлячи” агрофирмасына хезмәт итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Безгә кайтарылган өч авыл хуҗалыгы техникасы арасында эксклюзив модельлесе – Габдулла Тукай исемендәге RSM 161 комбайны да бар”, – диелгән хәбәрдә.
Россия авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче компания 95 агромашинаны ил тарихында зур эз калдырган эшлеклеләр хөрмәтенә атаган. Алар арасында – космонавтлар, шагыйрь, композитор, танылган галим-селекционерлар.
Һәрбер төбәк өчен үз герое сайлап алынган. Татарстан өчен комбайнга бөек шагыйребез Габдулла Тукай исеме бирелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Тукайны да, ахры, шуңа кайтарганнар кабат кырга?…
……….
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. (“Шүрәле” Габдулла Тукай)
…….
Татарстанга Габдулла Тукай исемендәге яңа комбайн кайткан.
(Ватаным Татарстан)
…..
Элекке ат түгел хәзер, тимер- авыл атлары да,
Башка таләп куя хәзер заман алпавытлары да.
….
Яратмыйлар, алар җирне әз- мәз тырмалаганны да,
әз- мәз генә чәчкәнне дә, әз- мәз генә урганны да.
….
Хәзер начар эшләдеңме, кирәк җавап та тотарга.
Тукайны да, ахры, шуңа кайтарганнар кабат кырга?…
…
Сәйлән. (Ләйсән Мөгътәсимова)