Электрон мәктәп: хыялмы, чынбарлыкмы?

Казанда «Педагогик укулар: цифрлы буын үсешендә фән, мәгариф һәм мәдәният куәте» халыкара фәнни конференциясе узды. Чарада белгечләр цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Без  бу уңайдан Казан федераль университетының Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең  квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең өлкән укытучысы

Гөлнара Минһаҗева белән  әңгәмә кордык.

Гөлнара Габделәхәтовна, мәктәпләрдә цифрлаштыруга бәйле нинди яңалыклар бар?

–       Соңгы өч елда табигать фәннәрен өйрәнү юнәлешендә кече шәһәрләрдә һәм зур авылларда «Үсеш нокталары» ачылды. Әлеге үзәкләрдә цифрлы  һәм мульти датчиклар бар. Цифрлы дигәне компьютерга тоташтырылып, төрле үлчәүләр башкарырга мөмкинлек бирә. Компьютерның хәтерендә барлык үлчәү нәтиҗәләре саклана. Аларны эшкәртергә була. Укучыларга тикшеренү эшләрен башкару өчен яңа мөмкинлекләр ачылды.

– «Клиплы күзаллау» төшенчәсе барлыкка килде. Замана баласы озын  текстны исендә калдыра алмый, кыска мәгълүматны тиз кабул итә. Цифрлаштыруның тискәре нәтиҗәсе түгелме бу?

Моның  белән килешеп бетмим. Балалар хәзер күз хәтере ярдәмендә  отып алалар да кирәк вакытта шул мәгълүматны ниндидер яңалыкны өйрәнгәндә кулланалар. Бу гамәлнең белем өчен бернинди зыянын да күрмим. Уку теләге булган, үсешкә омтылган укучы үз сәләтен,  киресенчә, үстерә генә.

– Укучылар арасында, электронлаштыруга гына игътибар итмәсеннәр иде, китап та бар бит әле, диючеләр дә бар.  Телефон, интернет, замана техникасын файдалануга артык игътибар бирмибезме?

Цифрлаштыру ул телефоннар белән генә эш итү дигән сүз түгел. Шул өлкәдә үлчәү приборларын, нинди дә булса техниканы санлаштыру да. Мисал өчен, һава торышын төрле термометрлар белән үлчәргә мөмкин. Әгәр цифрлы датчик ярдәмендә үлчибез икән, нәтиҗәләр төгәлрәк булачак. Ярдәм таләп ителгән очракта үсемлекләргә, хайваннарга, кешеләргә ярдәмне тизрәк күрсәтеп булачак. Киләчәк цифрлаштыруга бәйле. Укучылар мәгълүматлаштыруны яхшы итеп өйрәнәләр икән, алар өчен киләчәктә мөмкинлекләр югары булачак. Аларны хәзерге заман таләпләренә туры китерерлек итеп укытырга кирәк. Монда тискәре нәрсә юк дип уйлыйм.

Ясалма интеллектка мәктәптә урын бармы?

 – Ике ел элек укытучыларның белемен күтәрү программаларына дәресләрдә ясалма интеллектны куллану алымнарына өйрәтүне керттек. Физика, химия,  татар теле һәм башка фәннәрдә дә аны кулланып була. Укытучы тарафыннан ясалма интеллект урынлы, дөрес итеп файдаланылган очракта укучының фикерләвен киңәйтергә мөмкин. Әйтик, рәсемнәрне җанландырып, катлаулы материалны үзләштерүне гадиләштереп була.

Өлкән яшьтәге укытучыларга заманча мәгълүмат технологияләренә ияләшү кыен түгелме?

– Өлкән яшьтәге укытучыларны мәгълүмат технологияләренә өйрәтү авыррак, билгеле. Алар әлеге технология алымнарын бик кабул итеп бетерми. Ә менә яшьләр җиңел үзләштерә. Замана таләбе бу. Өйрәнмичә булмый.

Мәктәпләрдә акбур кулланучы укытучылар бардыр бит?

–  Акбур үткәндә калып бара. Аның урынына маркер кулланабыз. Математика, физика кебек фәннәрне укыткан вакытта тактага язу киң кулланыла. Мәсәлән, яңа төзелгән күппрофильле лицейларда математика кабинетының алгы стенасына полимер материалдан эшләнгән озын «такта» беркетелгән. Бер дистә бала, такта алдына чыгып, бервакытта биремнәрне башкара ала. Шул ук вакытта интерактив тактаның мөмкинлекләре дә зур.  Ул шулай ук интерактив фломастерлар белән төрле төсләрдә язу мөмкинлеген бирә. Монда инде шрифтны да үзгәртеп була. Болай мәгълүматны кабул итү җайлырак.

– Дәресләрдә электрон дәреслекләрне куллану ни дәрәҗәдә?

Ни кызганыч, бүген барлык дәресләрдә һәр укучыга электрон дәреслекләрдән файдалану өчен  шартлар тудырылмаган. Әмма якын киләчәктә булачак дип өметләнәм. Әти-әниләр балаларының электрон җайланмаларына барлык фәннәрдән дә дәреслекләрне урнаштыра ала. Тик дәресләрдә шәхси җайланмаларны кулланырга ярамый. Үзем физика укытучысы буларак электрон дәреслекне, чынбарлык белән баетып, рәхәтләнеп кулланыр идем. Мисал өчен дәреслектә тәҗрибә турында язылган, ди. Чынбарлык белән баету укучыга әлеге тәҗрибәнең виртуаль ягын күзәтергә мөмкинлек бирә. Гаҗәп бит!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү