Кафеда үзең өчен үзең түләргә, зәркән эшләнмәләр бүләк итмәскә. Республиканың бер оешмасында коррупция белән әнә шулай көрәшәләр икән. Эшчеләр өчен катгый кагыйдә бу. Алмасыннар һәм бирмәсеннәр өчен тагын ниләр эшләнә?
Кимесә дә, бетмәгән
Коррупциянең шаулап «чәчәк ату» сәбәбе – комсызлык. Татарстан Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской шулай ди.
– Бизнесменмы, түрәме, гади кешеме – мөһим түгел, ул коррупция бәрабәренә мәсьәләне законсыз юл белән хәл итмәкче. Андыйларны комсызлык йөртә, – ди Александр Лохотской.
Белгеч әйтүенчә, Рәис идарәсе коммерциячел оешмалар белән ришвәтчелеккә каршы зур эш алып бара.
– Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан уздырылган бәйсез интернет-тикшеренү мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округына караган эшмәкәрләрнең 47 проценты үз эшчәнлегендә коррупция күренешләре белән очрашканы бар. Сораштыруда катнашканнарның яртысы дигән сүз бу, – диде Александр Лохотской.
Бизнес вәкилләре дә закон кысасында эш алып барырга тиеш, дип искәртә белгеч. «Адмирал» базары һәм «Зимняя вишня»дагы янгыннарны әле онытмагансыздыр. «Мондый фаҗигаләр бизнесның билгеле бер таләпләрне урап узу теләге аркасында килеп чыкты. Бу аяныч вакыйгалар коммерция өлкәсендә коррупцияне булдырмау буенча билгеле бер эш алып барырга кирәклеген искәртә», – диде Александр Лохотской.
Республикада коррупция очраклары кими бара. Халыкның 25 проценты шундый фикердә икән. «Бизнес коррупциягә каршы» оешмасы башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров китергән мәгълүматларда шундый сан яңгырады.
– Идел буе федераль округы буенча карасак, коррупция кимеде, дип сораштыруда катнашучыларның 14 проценты белдерде, – дип өстәде Булат Бисеров.
Ашатсалар, түләмә?!
«Нижнекамскнефтехим» җәмгыятендә коррупцияне кисәтү өлкәсендә аларга гына хас берничә документ кабул ителгән. Рәсми документ аерым алганда офистан тыш эшлекле очрашулар тәртибен һәм бүләкләр алмашу кагыйдәләрен көйли. Оешмадагы вазгыять турында предприятиенең комплаенс-менеджеры Айрат Хәйруллин менә нәрсә ди:
– Әйтик, эшчеләр офистан тыш эшлекле очрашуны кафеда оештыра, ди. Андый очракта эшчеләр һәркайсы ашаганы-эчкәне өчен үзе түли. Бүләк бирү һәм алу җәһәтеннән дә чикләүләр бар. Россия Гражданнар кодексында әйтелгәнчә, бүләк хакы 3 мең сумнан да артыграк булырга тиеш түгел. Искәрмә булып гөлләмә һәм тәм-томнар санала. Бездә акчалата бүләкләр, теге яисә бу суммага сертификатлар, зәркән эшләнмәләр бирешү, алу рөхсәт ителми. Һәрхәлдә, аларның бәясе 3 мең сумнан артыграк була бит. Бүләкләр бирә торган көннәр дә билгеләнгән. Әйтик, бу һөнәри, дәүләт һәм шәхси бәйрәмнәр. Теләсә кайсы бүләкнең сәбәбе булырга тиеш.
Сан
2024 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнары коррупциягә бәйле 916 җинаятьне ачыкланган.
Коррупциячел җинаятьләр күрсәткечләре:
* сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү – 170 җинаять (+17,2%);
* мәгариф – 159 (+38,3%);
* күчемсез милек, шул исәптән җиргә бәйле операцияләр – 23 (–45,2%);
* торак-коммуналь хуҗалык – 8 (–63,6%);
* дәүләт һәм муниципаль заказлар – 24 (+26,3%);
* төзелеш – 8 (–65,2%);
* авыл хуҗалыгы – 7 (–58,8%).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat