Атна урталарына кадәр Татарстанда җылы һава саклана

Атна урталарына кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек, шул исәптән Татарстанда җылы һава саклана. Гидрометеоүзәк фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә караганда, Көнбатыш Себердә – Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләрендә генә  һава температурасы нормадан түбән булачак. Әмма тиздән анда да җылы һава үтеп керәчәк.

Белгеч әйтүенчә, Идел буе федераль округында җылы һава көтелә. Якшәмбе көнне Көнбатыш Себер төбәкләрендә температура нормадан 16–20 градуска, Якутиядә 8–10 градуска югарырак булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү