Татарстан халыкның сәламәт тормыш рәвеше буенча төбәкләр рейтингында 38 нче урынга чыккан. «РИА Новости»ның 2023 ел буенча уздырган тикшеренүләр йомгагыннан күренгәнчә, республика барлыгы 67,7 балл җыйган. Алдагы елдагыга караганда 4,6 баллга күбрәк бу.
Рейтингта Төньяк Кавказ төбәкләре алдынгылыкка чыккан. Дагыстан беренче урынны алган (99,1 балл). Чечня Республикасы – икенче (95,5 балл). Кабарты-Балкар, 87,8 балл туплап, өченче урын яулаган. Ә менә Магадан өлкәсе (34 балл), Камчатка крае (32,6 балл) һәм Яһүд автономияле өлкәсе (24,6 балл) иң соңгы урыннарга «кунаклаган».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat