1 декабрьдә Мәскәү Дәүләт Кремль сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың зур юбилей концерты гөрләячәк. Мәскәү тамашачысына әле моңа кадәр яңгырамаган җиде яңа дуэт тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта концерт уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Концертның үзенчәлеге хакында режиссер Ленара Батталова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, юбилей кичәсе ике өлештән тора. Беренче өлештә Зәйнәб Фәрхетдинованың популяр, халык яраткан җырлары яңгыраса, икенчесендә әле моңа кадәр ишетелмәгән җиде өр-яңа дуэт планлаштырылган. Кичәдә бары тик тере тавыш кына яңгыраячак, дип өметләндерә концерт куючылар. Легендар җырчының юбилей кичәсен Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов алып бара. Гөлназ Сәфәрова сүзләренчә, концерт сценариесе югары дәрәҗәдә эшләнелә. Кичәдә тамашачы әле моңа кадәр таныш булмаган Зәйнәб Фәрхетдинованы ача алачак. – Сценарийга килгәндә, мин аның үзе турында сөйләргә, яңа фактлар чыгарырга, халыкка яңа мәгълүмат җиткерергә тырыштым, – ди танылган алып баручы. Мәскәү тамашачысы Марат Галимов, Марат Яруллин, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров һәм Илнар Миранов катнашында дуэтлар ишетә алачак. – Дуэтлар барысы да матур яңгырый. Әлеге концертны эшнең нәтиҗәсе буларак иҗат концерты дип тәкъдим итәбез. Киләчәктә андый зур гастрольләр булмас. Яңа инструменталь төркем белән эшләдем. Җырларны яңача яңгырашта инструментлар белән тәкъдим итәсе килде, Валерий Коротков җитәкчелеге астында «JIVE» джаз төркеме булышты. Концертның беренче өлеше әлеге төркем белән узачак, – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat