Күңел шулай куша. «Татнефть» компаниясендә эшләүче волонтер-хезмәткәрләрнең кайсы белән генә аралашма, һәрберсе әнә шулай ди. Төп эшләре белән бергә игелек кылуны ниндидер зур батырлыкка, гайре табигый хәлгә дә санамый алар, тыйнак кына үз юлларыннан баруларын дәвам иттерәләр. Әнә шундый бер төркем фидакарь бу көннәрдә бер мәйданда очрашты. Әлмәтнең «Яшьлек» лагеренда «Татнефть» компаниясе тарафыннан уздырылган «Татнефть Игелек белән» дип исемләнгән форум узды.
Уртак мәйдан
Бу форум быел икенче тапкыр уздырыла. Кыска гына вакыт эчендә илнең төрле почмакларында – компания эшчәнлек җәелдергән төбәкләрдә хезмәт куйган волонтерларның үзара күрешү-танышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде ул. Узган ел форумга 112 волонтер килгән булса, быел чарада катнашучылар сафы тагын да артты.
Ике көн дәвамында волонтерлар тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, балалар белән уртак тел табу, спорттагы волонтерлык серләренә төшенде, беренче ярдәм күрсәтергә, югалган кешеләрне эзләргә дә өйрәнде. Волонтерлар «Татнефть» компаниясенең корпоратив мәдәниятне үстерү һәм яшьләр сәясәте үзәге тарафыннан оештырылган «Һәркем өчен җылылык» дип исемләнгән мастер-класста да катнашты.
Панель дискуссиядә исә форумда катнашучылар эшмәкәрлек, дәүләт һәм волонтерлар арасында социаль хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Анда волонтерларны борчыган сорауларга, аларның теләк-тәкъдимнәренә дә зур игътибар бирелде.
Түбән Камада яшәүче волонтер Алексей Мельников, әйтик, компания волонтерларының махсус волонтерлар китапчыгы белән күкрәк тамгасын булдырырга тәкъдим итте.
– Безнең волонтерлар башкалардан аерылып торсын өчен кирәк бу. Кемнең кем икәнен, кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп тору өчен дә мөһим, – ди Алексей.
«Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин бу тәкъдимне хуплады.
– Электрон почтама ярдәм сорап килгән хатлар бихисап. Хәйрия фонды җитәкчесе булып эшләгәндә, берсен дә игътибарсыз калдырмадык, кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Борчыган сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез бар икән, без аларны чынга ашырырга бик теләп булышачакбыз. Компаниянең волонтерлык тормышында актив катнашучыларга аерым билге булдыруны кирәкле адым, дип саныйм. Аны чынга ашырырга кирәк, – диде ул.
«Татнефть» компаниясендә волонтерлык хәрәкәтенең төп максаты нидән гыйбарәт? Ренат Мамин «ВТ» хәбәрчесенең бу соравына да ачыклык кертте:
цитата:
«Татнефть» волонтерларының төп максаты бер команда булып (җитештерүдән башлап, шундый изге социаль эшләргә кадәр), төрле гамәлләр башкаруыннан гыйбарәт. Без компаниянең, республиканың, илебезнең тотрыклылыгын тәэмин итү өчен эшлибез. Шуның белән беррәттән игелекле эшләр башкара алуыбыз белән дә бәхетлебез. Бу юнәлешкә хезмәткәрләребезне дә җәлеп итәбез. Шул рәвешле алар да игелек кылуга үз өлешләрен кертә. Бер үк вакытта алар янәшәдәгеләргә, үз-үзеңне аямыйча, җәмгыять өчен изге гамәлләр башкарып булуын күрсәтә. Компаниянең иң зур кыйммәтләренең берсе – лидерлык. Волонтерлар да – чын мәгънәсендә лидерлар, үз өсләренә җаваплылык алып, төрле инициативаларны чынга ашыручы һәм аларны ахыргача җиткерүчеләр.
Мәгълүм ки, компания хезмәткәрләре зур социаль җаваплылык тоеп эшли. Ел саен шәһәрләрне яшелләндерү, беркетелгән биләмәләрдә чисталык урнаштыру буенча эшчәнлек алып барыла, хәйрия акцияләре уздырыла, кан тапшыруны популярлаштыру буенча проектлар гамәлгә ашырыла һәм болар гына да түгел. «Татнефть»нең «Тотрыклы үсеш максатлары вәкилләре» проекты исә хезмәткәрләрне, студентларны, компания эшчәнлек җәелдергән төбәкләрдә яшәүчеләрне социаль әһәмияттәге волонтерлык проектларына җәлеп итә.
Башкача мөмкин түгел
Форумда катнашучы волонтерлар белән аралашкач, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. «Татнефть-УРС» җәмәгать туклануы оешмасында эшләүче Альбина Хафизованың волонтер булуына быел төгәл унбиш ел. Шушы вакыт эчендә дистәләгән ятим балага әни дә, якын дус та булырга өлгергән ул.
– Волонтерлык – күңелеңнең бер өлешен, игътибарыңны, вакытыңны башкага бирү һәм аның аңа файда китерүен тою ул. Син булышкан ятим баланың, техникум яки көллиятне тәмамлап, үзебезнең компаниядә эшләвен күрү аеруча рәхәт. Минем канат астындагы 18 баланың бишесе әнә шул юлны сайлады. Араларында кияүгә чыгып, әни булырга өлгергән кызларым да бар. Алар барысы да үз балаң кебек якын кешегә әйләнә икән. Әнә шулай аларның һәр уңышы, шатлыгы өчен чын күңелдән сөенә башлыйсың. Без гел элемтәдә, – ди Альбина.
Аның бу сүзләрен янәшәдә утырган дусты – «Татнефть» компаниясенең башкарма аппаратында эшләүче Регина Фәләхова да җөпләде. Ул да әти-әни назыннан мәхрүм балаларны үз канаты астына алган.
– Дөресен генә әйткәндә, волонтерлык белән шөгыльләнермен дип күз алдыма да китермәгән идем. Минем яным балалар кош кебек очып килде, дисәм дә арттыру булмас. Баштарак мин балалар йортында тәрбияләнүче биш балага гына ярдәм итеп тордым. Аннары алар тагын да артты. Хәзер инде минем белән бергә үскән балаларның күбесе «Татнефть» компаниясендә эшли, – ди Регина.
Санкт-Петербургта АЗС операторы булып эшләүче Екатерина Куляшова волонтерлык эшенә кереп китәргә җыена гына әле. Форумга да бу өлкәне яхшылап өйрәнү, күңеленә хуш килгән юнәлешне сайлау өчен килгән.
– Форум бик эчтәлекле. Бик күп яңа танышлар таптым. Ятим балаларга, балалар йортларына ярдәм итү күңелемә якынрак кебек тоела. Мөгаен, үземне шушы юнәлештә сынап карармын, – ди ул.
«Лениногорскнефть» оешмасында нефть һәм газ табу операторы булып эшләүче Светлана Корлушинага исә игелек кылу дигәнең балачактан таныш. Ул саклап-яклап калган сукбай эт-мәчеләр саны йөздән артып китә. Әле дә ул моңа битараф түгел.
– Шәһәребездә әйләнә-тирәгә битараф булмаучылар шактый. Алар белән бергә җыелып, урман полосаларын чүптән арындырабыз, агачлар утыртабыз. Күңел эше бу. Син бөтен буш вакытыңны әнә шуңа багышлыйсың, – ди Светлана. – Шундый фидакарь волонтерлар сафын булдырган, аларга һәрчак ярдәм итеп торган «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу эшкә яшьләрне дә җәлеп итүләре, шул рәвешле яшь буынны тәрбияләүләре дә игътибарга лаек.
Светлананың райондашы Марина Курышеваның, волонтерлык эшенә керешкәч, тормыш кыйммәтләре тамырдан үзгәргән. Кешеләргә ярдәм итә алуыннан алган рәхәтлекне сүз белән генә аңлатып бетерә алмый ул.
– Табигатем белән шундый кеше мин. Көндәлек тормышта да ярдәм кирәк булган һәркемгә булышырга тырышам. Юл аша чыга алмый торган, авыр күтәргән әби-бабайлар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм. «Татнефть» компаниясе безнең кебек тынгысыз җаннарга күңелгә якын эш белән дә шөгыльләнергә зур мөмкинлекләр тудыра. Хәзер безгә бу эштә балаларыбыз да ярдәм итә. Әле күптән түгел генә сыйныфлары белән мөмкинлекләре чикле бер малайны шефлыкка алдылар. Аның янына гел барып, аралашып, ярдәм итеп торалар, – ди Марина.
«Татнефть» компаниясендә бүген 4000 ләп волонтер хезмәткәр исәпләнә. Алар дистәләгән корпоратив проект һәм шәхси инициативаларны тормышка ашыра. Компаниядә хәйриячелеккә, халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. «Татнефть» хәйрия фонды «Сәләтле балалар», «Рухият», «Шәфкатьлелек» һәм «Тазалык» хәйрия фондларын берләштерә. Моннан тыш «Татнефть» компаниясе «Игелек энергиясе» социаль инициативалар бәйгесе дә оештыра.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat