Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Агеевлар гаиләсе

Биектау районының Калинино авылында яшәүче Агеевлар гаиләсендә җырламаган кеше юк. Табигать аларга бу байлыкны жәлләмичә, өеп биргән. Югыйсә һөнәрләре дә бөтенләй башка өлкәдән аларның. Олег – агач эшкәртү остасы, Елена – бухгалтер. Кыскасы, эшләрен дә җиренә җиткерәләр, җырларга да өлгерәләр, менә дигән акыллы, игелекле алты бала да тәрбиялиләр, әти-әниләрен хөрмәтләргә дә онытмыйлар. Шуңа күрә дә Агеевлар гаиләсе белән ничек итеп матур гаилә төзү, милләтне, телне саклауга өлеш кертү турында сөйләштек.   

Гаилә ул –

Нина Агеева һәм Юлия Сафронова (әбиләр):

… Аллаһы Тәгалә бүләге

Владимир Агеев һәм Владимир Сафронов (бабайлар):

… ярдәмгә өметләнеп булган урын

Олег Агеев (ир, кияү,  ул, әти):

… тормыш диңгезендә тукталыш

Елена Агеева (хатын, килен, кыз, әни):

… иң зур бәхет

Кирилл Агеев (ул, онык):

… искиткеч яхшы мөнәсәбәт

Павел Агеев (ул, онык):

… аңлашып яшәү

Мария (кыз, онык):

… проблемаларны хәл итү

София (кыз, онык):

… туган йорт

Герман (ул, онык):

… ярату хисе

Агния (кыз, онык):  

… мин

Рух

Агеевлар гаиләсе Биектау мәдәният йортындагы «Сказ» этномәдәният клубында оештырылган «Яблоневый ряд» һәм «Яблонька» вокал коллективларында чыгыш ясый.

– Үземне белә-белгәннән йортыбыз моң-җырдан өзелеп тормады, – дип искә ала Елена. – Әнием тирә-якта дан тоткан җырчы иде. Әтием эретеп ябыштыручы булып эшләде, буш вакытларында гармунын, баянын кулыннан төшермәде. Хәтеремдә әле: әни җырлый, мин хәлдән тайганчы бии идем. Үз чиратында әтиемне бабам Николай балалайкада уйнап җырлаткан. Әнием ягыннан  бабам Александр аккордеонда, гармунда, барабанда, кыскасы, төрле уен коралларында уйнаган. Әйтүләренчә, ул казаклар нәселеннән. Аның әби-бабалары Биектауга ничек килеп эләккән? Бу хакта беркем дә хәтерләми инде. Өстәвенә дин әһелләре дә булганнар. Иске Бөреле авылының соңгы рухание – Георгий атакай карт бабамның туганы булган. Александр бабам чиркәү эшләрендә булышып йөргән.  Искиткеч шәп җырлаган да ул. Әбием Екатерина аңа кушыла торган булган.  «Дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән музыка коралың баян булды», – дип сөйлиләр иде. Мин бәләкәй чакта әти белән әнине бик еш бәйрәмнәргә чакырдылар. Хәзергечә әйтсәк, алып баручылар булгандыр инде алар.  Кайтып кергәч,  минем өчен тагын бер концерт куялар иде.

Язмыш кушуыдыр инде: Елена кияүгә чыккач та, шундый ук җырлы-моңлы гаиләгә килеп эләгә. Дөрес, ире Олег җырламый, аның каравы әнисе Нина Федоровнаны туктатып булмый, диләр. Аның бертуган сеңелесе Валентина – Мурманск халык хоры солисты. Шулай булгач, гаиләдәге алты баланың да җырчы булуына бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Агеевлар гаиләсендә сабыйлар «җырлап туа» диләр. Башкача була да алмыйдыр инде. Ана карынында ук халык көйләрен «ишетеп» үсәләр бит инде.

Тәрбия

Агеевлар – дини гаилә. Шуңа күрә рухи тәрбиягә зур өстенлек бирелә. «Нәрсә ул – яхшы, нәрсә ул – начар?» – дигән  сорауга җавапны балалар әти-әниләренең эш-гамәлләреннән чыгып табалар. Әби-бабай, әти-әни – алар өчен абруй. Бер генә сүзләрен дә, киңәшләрен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Хәтта репертуар сайлаганда да, әтиләре тирән мәгънәле һәм эчтәлекле җырларны гына сайлый.

Өлкән уллары Кирилл белән Павел Биектау сәнгать мәктәбенең балалайка классы буенча халык инструментлары бүлеген тәмамлаган. Герман шунда ук укуын дәвам иттерә. Кызлары Мария, София, Агния  да шул мәктәптә, әмма думбра уйнау серләренә өйрәнәләр.  Гаиләдәге һәр бала – кабатланмый торган шәхес. Бу – Агеевлар өчен язылмаган кагыйдә. «Күркәм гаилә» республика бәйгесендә дә  алар, шул фикерләрен раслап, «Дети – цветы жизни. Даешь клумбу!» шигаре белән чыгыш ясаганнар.

Тел

Туган телне сакларга, баетырга да Агеевларга җыр ярдәм итә. Кирилл бәләкәйдән рус халык, Аллаһыны данлау җырларын башкара. Аның баритон тенор тавышы беркемне дә битараф калдырмый. Репертуарында чиркәү, рус халык, казак җырлары искиткеч күп. Шул ук вакытта совет эстрадасы, патриотик җырларны да бик ярата. Аның һәрбер җыры тамашачыны ил турында да, тел турында да, тормыш турында да уйланырга мәҗбүр итә. Кирилл җырлары белән бөтен Татарстанны иңләп-буйлап чыккан. «Троицкие напевы», «Алексеевские перезвоны» фестивальләрендә аны бик җылы итеп, яратып каршы алганнар. Төбәкара Стахеев фестивалендә Олег Винникның «Плачут иконы» җыры тамашачыларны еларга мәҗбүр иткән. Ул үзе дә дин юлыннан киткән, Казан семинариясендә укый. Павел исә Казандагы авиация көллиятендә белем ала. Мария белән София мәктәптә укыйлар. «Сказ» этномәдәният клубында икәүләп «Крылья» дуэтын оештырганнар.

– Күптән түгел кызлар фольклор коллективыннан өлкәннәрнекенә күчтеләр, – ди әниләре. – Мондый күченү шактый зур җаваплылык өсти. Димәк, синең җырлавың гына түгел, фикерләрең, гадәтләрең, гамәлләрең дә өлкәннәрнеке кебек булырга тиеш. Герман 3 нче сыйныфта гына укыса да, аннан да җитдирәк кеше юк, диләр гаиләдә.  «Яблонька» коллективында ул – алыштыргысыз музыкант, кашыклар белән дә көй чыгара, самавыр торбасында да, табагачта да уйный, барабанда уйнау серләренә төшенә. Агния – дөньяга килгәннән бирле шушы ансамбльнең иң кирәкле кешесе. Бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми. Гаиләдә нинди җыр җырлыйлар, барысына да теләп кушыла.

Агеевлар гаиләсе 2021 елдан бирле «Сказ» этномәдәният клубы составында санала. Шуңа күрә аларның эшләре бигрәк тә артып киткән. Республика бәйгеләрендә һәм фестивальләрендә, районда үткәрелгән бәйрәмнәрдә – барысында да катнашасы бар. Шушы вакыт эчендә алар «Ел хатын-кызы», «Гаилә – дәүләтнең нигезе», «Күркәм гаилә», «Без бергә», «Алексеевские перезвоны» бәйгеләрендә, «Каравон», «Троицкие напевы», «Алексеевские перезвоны», «Стахеев фестивале», «Казачий круг», «Поющая Россия» фестивальләрендә катнашканнар. Шулай итеп, рус теленең камиллеген, матурлыгын, байлыгын тамашачыларга җиткерә алганнар.

Гаилә үткәннәрне дә барлый. Мәсәлән, «Алтын мәйдан – Кырым – 2022» фетивалендә алар репертуарларына нәкъ менә Биектау җирлегеннән чыккан фольклор җырларны алганнар. «Рус халкының  борынгы җырлары кырымлыларга да бик ошады», – ди Елена. Агеевлар гасырлар буена Калинино авылының бай тарихы белән горурланып яши. Бу җәһәттән традиция буенча Шуман авылында үткәрелә торган «Петровское заговенье» бәйрәмендә дә катнашмый калганнары юк. Ә үз авылларында Раштуа бәйрәме гореф-гадәтләрен яңартканнар.

– Ул көнне ел саен, милли киемнәребезне киеп, авыл буйлап йөрергә чыгабыз, йортларга кереп, колядкалар җырлыйбыз. Авыл халкы безне хәтта бүләкләр әзерләп көтеп тора. Колядкалар җырларга күп вакытта кунакка кайткан сеңелем Анастасия да булыша. Ул музыкаль белем алган, балаларны колядкалар, рус халык җырлары җырларга өйрәтә, – ди Агеевлар. – Аллаһы Тәгалә шундый талант белән бүләкләгән икән, димәк, моны башкалар белән дә уртаклашырга тиеш. Чөнки без халык җырларының көченә ышанабыз. Ул безгә милләтне дә, гореф-гадәтләребезне дә, телне дә саклап калырга ярдәм итәчәк. Җырлаганда кешенең күңеле ачыла, ул тирә-якта барган вакыйгаларга бөтенләй башка күзлектән карый, тормышның асылын аңлый башлый. Бәлки, бу хакта галимнәр, психологлар уйлап та бетермәгәннәрдер әле. Әмма җыр кешелек үсешенә әйтеп бетерә алмаслык йогынты ясый ала. Монысы – бәхәссез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү