Балаларга тәмәке һәм вейп саткан өчен штраф күләме 2 миллион сумга җитәчәк

Хәзерге вакытта юридик затларга моның өчен 400дән 600 мең сумга кадәр штраф яный.

Дәүләт Думасында балигъ булмаганнарга тәмәке, никотинлы продукция, шулай ук кальян саткан өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын эшләгәннәр. Документ нигезендә, оешмаларга штраф күләме ике миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин, дип яза “ТАСС”.

Хәзерге вакытта юридик затларга моның өчен 400дән 600 мең сумга кадәр штраф яный. Закон проектында аны 1,5-2 миллион сумга җиткерү тәкъдим ителгән. Вазыйфаи затлар өчен штраф күләме 150-300 меңнән 500-700 мең сумга, гражданнар өчен 40-60 меңнән 200-300 мең сумга артачак.

Моңа бәйле рәвештә, РФ КоАП 14.53 статьясына үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү