Акылга зәгыйфьләнүнең үзегезгә яныймы-юкмы икәнен тикшереп карагыз.
Кытайның Фудань университеты галимнәре кешенең тышкы кыяфәте белән картайган көндә акылның зәгыйфьләнүе арасындагы бәйлелекне ачыклаганнар. Алар 12 ел дәвамында 200 меңнән артыграк кешене тикшергәннәр, дип яза “Газета.Ру”.
Экспериментка 64 яшьлек кешеләрне җәлеп итеп, аларны 12 ел дәвамында, тышкы кыяфәтләрен һәм тирәлегендәге кешеләрнең фикерләрен анализлап, күзәтеп торганнар. Тикшеренү вакытында алты меңгә якын деменция очрагын теркәгәннәр.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, үз яшеннән өлкәнрәк күренүчеләрдә деменция куркынычы – 61 процентка, Альцгеймер куркынычы – 23 процентка артыграк булып чыккан. Мондыйларда картлыкта акылга зәгыйфьләнүнең башка формалары килеп чыгу куркынычының исә 74 процентка кадәр җитүе билгеләнгән.
Галимнәр өстәмә рәвештә уртача яшьтәге 612 ир-ат һәм хатын-кызның фотосурәтен өйрәнгән. Алар ачыклаганча, күз почмакларының җыерчыклануы акылга зыян килү ихтималын күрсәтергә мөмкин. Тирән җыерчыклы кешеләрдә картлык көннәрендә игътибар һәм хәтергә бәйле проблемаларның барлыкка килү куркынычы 2,5 тапкыр зуррак булып чыккан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat