Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – милләтебезнең йөзек кашы. 87 еллык чал тарихлы ансамбльнең сылу кызлары һәм бөркеттәй егетләре дөньяның төрле почмакларында танылган. Әмма менә инде ничә дистә еллар ансамбль шәхси сәхнәсез яши. Хәзерге вакытта Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы ремонтланган бинасына кире кайтып, премьера тәкъдим итәргә әзерләнә. «ВТ» хәбәрчесе йөзек кашының ничек яшәве белән танышып кайтты.
Зур ансамбльнең кечкенә залы
Ансамбль йорты яңартылган түбә, төзек тәрәзәләр һәм якты, әмма кечкенә заллары белән каршы алды. Коллектив директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков сүзләренә караганда, ремонтның төп моментлары инде төгәлләнгән.
– Татарстан Хөкүмәтенә безне ишеткәне өчен рәхмәт! Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Арианов-Тельпугов йортын төзекләндерү 146,8 млн сумга төште. Бүгенгә ремонтның төп эшләре инде үтәлгән: түбә алышынган, ут, җылылык, су кертелгән, бинаның тышкы фасады һәм эчке ягы эшләнгән, җиһазлар куелган, тышкы ишегалды ремонтланган. Ләкин алга таба эшлисе вак-төяк эшләр дә юк түгел әле, – дип сөйләде директор. Юрий Жуков билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – хәзер ансамбльдә шөгыльләнүче балалар өстенә искергән түшәм җимерелер, дип куркасы юк.
Яңартылган бинада ансамбльнең кечкенә генә тавыш яздыру студиясе барлыкка килгән. Шулай ук биредә тегү цехы һәм костюмнар бүлмәсе урнашкан. Ансамбльнең төрле еллардагы концерт костюмнары йортның әлеге өлешендә саклана. Һәр артист өчен аерым костюм, аяк һәм баш киемнәре тегелә. Гастрольләргә ансамбль үзе белән 700–800 костюм ала.
Сүз уңаеннан, бинада балет репетиция залы өчен өстәмә мәйдан булдырылган. Элек репетиция залы 100 квадрат метр гына булса, хәзер ул 150 квадрат метрны тәшкил итә. Репетиция залларында оркестр, балет һәм ансамбль хоры урнашкан. Бәллүр тавышларын яңгыратып, нәфис бию хәрәкәтләрен башкаручы артистлар мәш килеп гыйнварда булачак премьера – «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» музыкаль спектакленә әзерләнә. Бу 17 ел элек коллектив тәкъдим иткән «Җиде энҗе» этно-мюзиклының заманча варианты булачак.
Бина кечкенә, әмма аның мәйданы артистларга җитә, дип саный Юрий Жуков. – Зуррак зал да теләр идек, әмма, шуңа да карамастан, безнең әлеге бинабыз бар. Хор һәм оркестр өчен аерым заллар эшләнелде. Ремонт нәтиҗәсендә кечкенә, ләкин уңайлы һәм файдалы мәйданчыклар булдырылды, – диде директор. Ничек кенә булса да, зур ансамбльнең мондый кечкенә майданнарда репетиция үткәрүе барыбер аңлашылып бетми. Талант ияләренең канатларын рәхәтләнеп җәяргә зуррак киңлек кирәк шикелле.
Юллар, юллар…
Элек-электән ансамбльнең тормышы гастрольләрдә уза. Коллективның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, ансамбль мәктәпләрдә, интернатларда, авыл мәдәният йортларында күпләп концертлар куюын дәвам иттерә. Шуңа күрә шәхси сәхнәнең кирәген тапмый алар.
– Ансамблебез гастрольләргә йөреп тора. Шуңа күрә үз сәхнәбез булмау ул кадәр сизелми. Безнең чит илләрдә дә, авылларда да чыгышларыбыз күп. Юкка гына без дәүләт дәрәҗәсендәге чал тарихлы җыр һәм бию ансамбле түгел бит. Без – милләтнең йөзе. Шуңа да без гастрольләргә чыгарга, милли сәнгатьне кайда да пропагандаларга тиеш, – дип өздереп җавап бирде Айрат Хәмитов.
Анысы, һичшиксез, дөрес. Ансамбльнең милләтне, гореф-гадәтләрне асыл номерлар ярдәмендә танытуы зур бурыч булып тора. Ул бит – безнең йөзек кашыбыз! Әмма лаеклы ансамбль әлеге бинага гына лаек булып калыр микәнни?
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat