Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөткә түләү ел башыннан 14 процентка арткан. Хәзер ул бер килограммга уртача 30,09 сумны тәшкил итә. Ә авыл хуҗалыгы оешмалары сөтләрен уртача 39,84 сумга тапшыра. Бу – ел башыннан 22 процентка үсеш, дигән сүз. Шул ук вакытта 1 килограмм сөт җитештерүнең үзкыйммәте 30 сумга җиткән. Моның сәбәпләре нидә? Сөт сату бәяләре арту авылларда сыерларны кабат ишәйтә алырмы?
Билгеле булганча, узган ел башында эшкәртелмәгән сөт бәяләре кинәт һәм сизелерлек төшү сәбәпле, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны шактый кимегән иде. Ләкин фермерларның күпчелеге бу сынауларны лаеклы ерып чыга алды.
– Хәзерге вакытта хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләре тотрыклы. Республикада эшкәртелмәгән сөтнең уртача бәясе өстәмә бәягә салымнан тыш (НДС) 39,7 сумны тәшкил итә. Кайбер хуҗалыклар хәтта 1 литрын 60 сумнан да тапшыра. Бәяләр продукция сыйфатына, аксым һәм майлылыкка бәйле. Шулай ук сөтнең үзкыйммәте дә арта, – дигән иде «Татарстан Онлайн» проекты эфиры вакытында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Хәзерге вакытта республикада көн саен 4,5 мең тонна сөт җитештерәләр, шуның 87 проценты эшкәртелә. Министр, банк ставкалары төшүгә, яңа комплекслар төзелә башлаячагына өметләнә.
Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче фермер Миңзөфәр Исмәгыйлев шәхси хуҗалыклардан һәм фермерлардан сөт җыеп эшкәртә. Шәхси хуҗалыкларга – 35 сумнан, фермерларга 38–40 сумнан түли. Ул, тәүлегенә 8–9 тонна сөт җыеп, 5 тоннасын эшкәртә.
– Сыйфатлы һәм күп күләмдә сөт тапшырган фермерларга хәтта 44 сумга кадәр түлим. Мондый бәядән без, эшкәртүчеләр дә, тапшыручылар да канәгать. Ләкин аңа карап кына авылларда сыер асраучылар артыр, дип уйламыйм. Чөнки кешеләр картайды. Авыл халкы гомер буе шәһәрне туйдырган. Резин итек өстерәп, иртә таңнан сыер саварга чыгып йөгергән апалар бүген бик аз пенсия акчасына яшәргә мәҗбүр. Алар саулыкларын фермада калдырды. Боларны күреп, аңлап торган кеше, абзар тутырып, мал асрармы? Бик шикләнәм, – ди фермер.
Фермер сөтне кабул итү хакларын сезонга карап үзгәртә. Әйтик, август ахырыннан башлап бер хак булса, җәй айларында икенче бәядән кабул итә.
– Декабрьдә бәяләрне үзгәртү планы юк. Башка елларда гадәттә Яңа ел чорларына сөткә бәяләрне төшерәләр иде, ләкин быел үзгәреш булмас, дип өметләнәбез, – диде Миңзөфәр Исмәгыйлев.
Әлки районы эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов фикеренчә, тапшыра торган сөт бәяләренең артуына хуҗалыклардагы сыер саны кимү сәбәп була алмый. «Шул ук вакытта сөт бәясе артты дип кенә сыерын бер бетергән кеше аны кабат сатып алмый инде», – ди ул.
– Андыйлар да бар, ләкин ул нибары 3–5 процентны гына тәшкил итә. Минем үземә дә: «Сыер аласы иде, кышларын барыбер тик утырып булмый икән», – дип әйтүчеләр бар. Тик күпчелек барыбер малчылыкка кире әйләнеп кайтмый. Ә менә фермерларга мондый бәяләр кулай гына. Алар арасында баш саннарын арттыручылар чыннан да күбәйде. Җитмәсә быел терлек азыгын әзерләү дә әйбәт булды, – диде Дамир Шәйхетдинов.
Эшмәкәрләрнең фикерен мал асраучылар үзләре дә инкарь итми.
– Хәзерге вакытта безнең ике сыерыбыз бар. Сөтне 32 сумнан тапшырабыз. Тик сыерлар ташлатасы булгач, мин әлегә сөт тапшырмый торам. Дөресен генә әйткәндә, сыер тотуның бер файдасы да юк. Без инде балалар, оныкларга үз сөтебез, үз итебез ди кенә асрыйбыз. Хәзер колхоз арпа, салам бирми, бер гектар пай җиренә 1000 сум акча бирделәр. Аның белән генә кая барасың? Шуңа күрә халык малларын ничек бетергән, шулай ук дәвам иттерә. Сөт хакларының тотрыклы торуы гына туктатып калмый инде хәзер. Башка товарларга бәяләрнең котырып артуы янында без тапшыра торган сөт хакы – зур күлдә бер тамчы гына ул, – диде Мөслим районының Мәллә Тамак авылында яшәүче Гөлүсә Сәлахова.
Үзкыйммәте арта
Хуҗалыклардан җыела торган сөт хаклары арту куандырса да, кибеттәгеләрнең бәяләре өскә сикерү бер дә сөендерми. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 28 октябрьдә майлылыгы 2,5–3,2 процент булган пастеризацияләнгән сөтнең 1 литры 72,88 сум булса, 18 ноябрьгә 77,48 сумга җиткән. Җитештерүчеләр бәяләрнең болай өскә сикерү сәбәпләрен «тышкы факторлар йогынтысы» дип аңлата. «Союзмолоко» генераль директоры Артем Белов сүзләренчә, төп сәбәпләрнең берсе – сөт җитештерүнең үзкыйммәте арту. Әлеге күрсәткеч быел 10 процентка арткан, ә ике ел эчендә 24 проценттан күбрәк.
– Җитештерү үзкыйммәте чылбыр рәвешендә арта: хезмәт хаклары, терлек азыгы, энергоресурслар, җиһазлар һәм аларга хезмәт күрсәтү һәм башкалар. Моннан тыш, чыгымнар артуга Үзәк банкның ставкаларны күтәрүе дә китерде, – ди Артем Белов.
Әйтергә кирәк, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бер килограмм сөт җитештерүнең үзкыйммәте 30 сумны тәшкил итә.
– Предприятиеләрнең терлек азыгы, премикслар, азык өстәмәләре белән тәэмин итүгә һәм биологик саклану чараларына чыгымнары артты. Эшкәртүчеләр дә, сөт җитештерүчеләр дә төп ставканың 21 процентка кадәр күтәрелүен, логистика, хезмәт хакы, энергия чыганакларына бәяләрнең артуын билгеләп үтәләр. Бүген авыл хуҗалыгы оешмалары продукциясенең бер килограммы уртача 38,00 сумны тәшкил итә. Бу 2023 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 30,49 процентка күбрәк (29,12 сум), – дип аңлатты Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре.
Ә менә Дамир Шәйхетдинов сөт продуктларына бәя арту пальма маеның хакларына турыдан-туры бәйле, дип саный.
– Пальма мае өчен уңышсыз ел килгән икән быел, шуңа күрә аның бәясе арткан. Ә ул безгә күп керә һәм күпчелек сөт продуктларына кушыла. Сөт продуктларына бәя күтәрелүнең төп сәбәпләренең берсе әнә шул дип саныйм, – ди ул.
* Татарстанда хуҗалыклардан сөт сатып алуның уртача бәясе: 2023 елда – бер литры 31,74 сум, 2022 елда – 34,09 сум.
* Соңгы биш ел эчендә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме 29,3 процентка арткан. Быелның 9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урында тора. Республикада терлекчелек фермалары һәм комплекслар төзелә, көтү һәм ашату белән идарә итү программалары, рацион компонентларын болгату һәм сыйфатлы азык әзерләү үзәкләрен урнаштыру буенча актив эш алып барыла.
* Соңгы биш елда Татарстанда 51,4 мең баш терлеккә исәпләнгән 82 сөт комплексы һәм фермалар сафка баскан. Шул исәптән узган ел – 10,6 мең башка исәпләнгән 19 сөт комплексы. Быел 11 сөт комплексы төзелгән. Аларга 9210 баш терлек урнаштырылган. Моннан тыш, тагын 33 инвестпроект төзелүнең төрле стадияләрендә. Ел ахырына аларның 12сен тапшырырга планлаштыралар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat