Казанда яшәүче бер ир-ат саксызлык белән үлемгә китергән өчен суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Тикшерү версиясе буенча, ир быел 2 сентябрьдә участогындагы агачны кисү өчен эшчеләр яллаган. Агачны кискәч, тамырларын трос белән машинага бәйләп, йолкып алмакчы булган.
Шулчак күрелмәгән хәл килеп чыккан. Агач тамырлары, җирдән йолкынып чыккач, янәшәдәге корылмага зыян килмәсен өчен тросны тотып торган бер эшчегә килеп бәрелгән. Эшче шундук һәлак булган.
Гаепләү бәяләмәсе белән эш судка тапшырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat