Фатир арендалаганда алданмас өчен нишләргә? Шәхси йортмы, фатирмы? Торакка бәяләр кайчан төшәчәк? Авылда өй сатканда һәм сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Әлеге һәм башка сорауларны без «Җавап бар!» тапшыруында 13 еллык тәҗрибәсе булган риелтор Рамил Каюмовка бирдек.
«Кайбер кеше артык озак уйлый һәм соңга кала»
– Рамил, бүген кулында булган акча белән фатир ала алучылар күп түгел. Телисеңме, теләмисеңме, барыбер бурычка керергә туры килә. Бәяләр бик уйный. Бүген торак базарын ни көтә һәм алга таба ни булыр?
– Бик йомшак итеп кенә әйткәндә, бүген торак базарында хәлләр тотрыксыз. Билгеле, бу кем өчендер яхшы, кем өчендер – киресенчә. Билгеле булганча, торак базары Үзәк банк билгели торган төп ставкага бәйле. Белгечләр фаразлавынча, ул тагын да артачак. Киләчәктә торак базарында шактый «кызыклы» вакыйгалар булырга мөмкин әле.
Хәзерге көндә торакка ихтыяҗ кимү күзәтелә. Сәбәбе – әлеге дә баягы, ипотека алу өчен процентларның артык зур булуы. Моннан тыш, бүген кулында акчасы булган кеше дә, күчемсез милек сатып алганчы, булган акчасын банкларда зур процент бирә торган кертемгә тота.
– Бездә язылмаган бер кагыйдә бар: бәяләр бер күтәрелде икән, кире төшмәячәк. Торакка бәя кайчан да булса төшәчәкме?
– Бу өлкәдә 13 еллык эшчәнлегем дәвамында бәяләрнең сизелерлек төшкәнен хәтерләмим. Әйтик, 2011 елда Казанда бер бүлмәле фатирны 1,5 млн сумга саткан булсак, бүген ул 5 млн сум тора. Бәяләр төшмәс инде. Әмма сезонлы ташламалар булырга мөмкин. Алары да 10–15 проценттан артмас, дип уйлыйм. Ләкин, әйткәнемчә, акчалы кешеләр бар. Алар бәянең төшкәнен көтеп кенә тора.
– Ә фатирны кайдан эзләргә? Кайда була ул арзан фатирлар?
– Алдагы фикеремне дәвам иттереп әйтәм. Арзан фатирлар базарга чыгып та җитмәскә мөмкин шул. Ләкин фатирны риелтор белән бергә эзлисез икән, ул сезгә кулай вариантлар тәкъдим итә ала. Чөнки аның үз базасы була. Үзең генә эзләгәндә авыргарак туры киләчәк, бу күбрәк вакытны алачак.
Тапкан очракта да, кайбер кеше бик озак уйлый. Якыннары, туганнары белән киңәшләшә. Ул алай-болай иткәнче, «тәмле» бәяле фатирны башка берәү эләктерергә мөмкин.
«Кешенең ашыйсы да бар бит»
– Күз алдына китерик әле: ишәергә торган яшь гаилә торыр җир эзли. Беренчел кертем өчен акчалары юк. Нишләргә? Арендага алып яшәргәме, әллә тешне кысып, үз куышыңны булдырырга тырышыргамы?
– Һәркем үзе хәл итәргә тиеш, билгеле. Әмма тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: күчемсез милек «паровоз»ына утырып калырга кирәк – ул китеп барырга мөмкин. Үз куышыгызны булдырсагыз, сез инде торак базарында булып саналасыз. Киләчәктә, әйтик, тагын да зуррак фатир турында уйлана башласагыз, сезнең инде ниндидер капитал булачак. Клиентларым арасында моңа инана алмаганнары да бар. Фатир бәяләренең 2–3 мәртәбә артуын күргәч үкенәләр, билгеле.
Ләкин кайбер банкларның 27 процентлы ипотека тәкъдим итүләрен исәпкә алып, клиентларның ай саен шундый зур сумманы түли алмавын чамалыйсың да, арендага яшәп тору хәерлерәк кебек тоела. Кешенең бит әле ашыйсы да бар.
– Аренда, димәктән. Кайбер илләрдә гомере буе торак арендалап яшәүчеләр бар. Бездә мондый менталитет урнаштымы әле? Әллә һаман да кеше фатирында яшәү уңышсызлык билгесе булып саналамы?
– Бу фикер әкренләп актуальлеген югалта бара. Әмма арендага да бәяләр бик нык артты бит. Әйтик, бүген Казанда торак арендалау бәясе уртача 40 мең сумнан башлана. Киләчәктә бу бәя тагын да артачак.
Соңгы арада тәүлекләп арендага бирү шактый киң колач җәя. Аңлашыла инде, моңа туристларның күп булуы да йогынты ясый. Бөтен кеше дә сатып алган фатирын арендага бирми. Озак вакытка фатир арендалап, тәүлек саен акча алып, шунда башка кешене яшәтүчеләр шактый. Бу исә аренда базарында фатирларның кимүенә, ә бәяләрнең артуына китерә.
– Кайсы яхшырак: фатирмы, шәхси йортмы?
– Монда шулай ук кешенең мөмкинлеге һәм ихтыяҗларыннан тора. Йортка өстенлек бирүчеләр арасында кемнәр күбрәк? Беренчедән, саф һавада, табигать кочагында яшәргә теләүчеләр. Икенчедән, арзанрак бәягә тораклы булырга теләүчеләр. Шәһәрдән ераграк киткән саен бәя дә төшә бит. Һәм шул ук вакытта инфраструктура ягы да аксый. Якында гына мәктәп, балалар бакчасы, кибетләр һәм башкасы булуын теләсәгез, шәһәрдә фатир карыйсыз, сезнең өчен бу мөһим түгел икән – йорт.
Фатир арендаларга җыенучыларга Рамил Каюмовтан киңәшләр
- Беренчедән, фатир хуҗасының документларын тикшерегез.
- Икенчедән, килешүне яхшылап укыгыз.
- Килешүдә мәгълүмат күбрәк булган саен яхшырак.
- Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, торак арендасына акча күчергәнче, фатирны һәм аның хуҗасын үз күзләрең белән күрергә кирәк.
Авылда өй сатарга яки сатып алырга теләүчеләр өчен белгеч киңәшләре:
– җир рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче юристка мөрәҗәгать итегез;
– өй, коймалар дөрес утырамы, җир дөрес бүленгәнме, күршеләр белән чикләр рәсмиләштерелгәнме – барысын да тикшерергә кирәк;
– моңа өстәп, бу өй мирас итеп калдырылган икән, тиешле документларны шулай ук яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Гадәттә, күп проблемалар нәкъ менә мирас мәсьәләләрендә килеп чыга.
Тулы тапшыруны моннан карый аласыз:
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat