Барлыгы дүрт пассажирга зыян килгән, шуның өчесе – балалар.
Кичә кич Ленинград өлкәсенең Тихвинск районында пассажир автобусы юл читенә төшеп капланган. Дүрт пассажир, шул исәптән өч бала зыян күргән. Бу хакта “KazanFirst” Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Авария Тихвинск районының Шомушка авылы яныннан узучы юлда килеп чыккан. Пассажир автобусы, ниндидер сәбәптән “чыгымчылап”, юл кырыена “очкан” һәм әйләнеп капланган. Зыян күргән пассажирлар хастаханәгә озатылган. Аларның хәле –уртача.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat