Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы башланды. Көн тәртибендә 19 мәсьәлә кертелгән. Шул исәптән, тугыз республика законы проекты, дүрт федераль закон проекты бар.
Депутатлар 2025-2027 елларга Татарстан бюджеты һәм Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджетлары турындагы закон проектын икенче укылышта тикшерәчәк. Беренче укылышта җиде закон проекты каралачак. Алар шул исәптән, муниципаль хезмәткә, җирле үзидарәгә, күпкатлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерүне оештыруга кагыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat