Яңа елга бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Шуны истә тотып, Superjob сервисы Казанда яшәүчеләр арасында якыннары, дуслары яки коллегаларыннан бәйрәмгә нинди бүләк алырга теләүләрен ачыклаган.
Туристлык юлламасы казанлыларның иң нык хыялланган бүләге булып чыккан. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 20 проценты чамасы шуны күрсәткән. Икенче урында – акча. Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты акчалата бүләк алырга теләүләрен әйткән. 10 проценты чамасы – Яңа елга смартфон, планшет яки ноутбук көтә, 8 проценты – белем курслары, 7 проценты – көнкүреш техникасы, 6 проценты – косметика яки бүләк сертификаты бүләк итүләренә өметләнә.
Шунысы да бар: 45 яшьтән өлкәнрәкләр (25%) – сәфәр турында, 35тән яшьрәкләр (23%) – акча турында хыяллана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat