2025 елга Татарстан бюджеты кабул ителде

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышында “2025 елга һәм 2026-2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы закон проектын икенче укылышта һәм тулысынча кабул иттеләр.

Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин әйтүенчә, беренче укылыштан соң, закон проектына бәйле 356 төзәтмә кертелгән. Аларның 16сы утырышка кадәр хәл ителгән, 340 төзәтмә алга таба карап тикшерүгә калган.

“Барлык төзәтмәләр дә өйрәнелде, Татарстан Рәисе, министрлык һәм комитет тарафыннан тикшерелде. Алар буенча уңай карарлар кабул ителде”, – диде Ленонид Якунин.

Шул рәвешле, 2025 елга республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме 472 миллиард сумнан артып китәчәк, чыгымнар күләме – 485,6 миллиард сум. Бюджет кытлыгы – 13,5 миллиард сум.

2026-2027 еллар планлы чорына Татарстан бюджетының төп финанс саннары түбәндәге: 2026 елда керемнәр – 497,6 миллиард сум, чыгымнар – 510,7 миллиард сум; 2027 елда керемнәр – 519,7 миллиард сум, чыгымнар – 532,2 миллиард сум булачак дип көтелә. Бюджет кытлыгы 2026 елда – 13 миллиард сум, 2027 елда 12,4 миллиард сум булачак дип көтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү